Маяк
+21 °С
Болытлы
Котлаулар
7 Май 2023, 04:07

Үсеш белән билгеләнде.

Узган ел “Башинформсвязь” җәмгыяте компаниясе өчен модернизация, ремонт, элемтә челтәрләрен киңәйтү һәм абонент базасының үсеше елы белән билгеләнде.

Үсеш белән билгеләнде.Үсеш белән билгеләнде.
Үсеш белән билгеләнде.

Узган ел “Башинформсвязь” җәмгыяте компаниясе өчен модернизация, ремонт, элемтә челтәрләрен киңәйтү һәм абонент базасының үсеше елы белән билгеләнде.

Структур яктан Дүртөйле сервис үзәгенә каравыбызны искәртү артык булмас. Дүртөйле үзәге структурасына Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле районы, Илеш районы һәм Кушнаренко районы керә. Барыбыз да бер команда булып эшлибез һәм берберебезгә ярдәм итәбез.

2022 елда безнең транспорт челтәрләрен модернизацияләүне иң зур этабы башкарылды дияргә мөмкин. Шул рәвешле, безнең тапшырулар челтәре каналлары күпкә киңәйде һәм абонентларда тизлек яхшырды - аларга 500 Мбит/с кадәр тизлек бирү мөмкинлекләре булдырылды.

Хуҗалык ысулы белән Югары Яркәйдәге Октябрьнең 50 еллыгы урамы,18 йортында FTTH технологиясе буенча челтәр төзелде. Бу йортның абонентлары безнең Ростелеком хезмәтләреннән файдалана.

Марин авылында безнең хезмәтләргә ихтыяҗ зур иде. Узган елда биредә үз көчебез белән ADSL тарату челтәрләрен төзедек. Күп парлы ТПП-30х2 300 метр, ТПП-10х2 800 метр кабельләр сузылды һәм эленде. Эш тәмамланганнан соң безнең челтәрләргә 24 абонент тоташтырылды. Хәзер алар йортларында безнең интернет һәм IP телевидение хезмәтләре белән куллана.

Шундый ук ысул белән Исанбай, Карабаш, Теләпән авылларының кайбер урамнарында бүлү линияләрен киңәйтү һәм ремонт эшләре үткәрелде.

Узган елда Краснояр авылының тагын бер торак пункты GPON челтәрләре белән җиһазландырылды. Бу технология буенча халыкның интернет тизлеген 100 Мбит/с кадәр арттыру мөмкинлеге булдырылды .

Линия хуҗалыгын ремонтлау буенча зур эш баш карыла. Район буенча 12 данә авария терәкләрен а л ы ш т ы р д ы к , 20дән артык кабель тартмасын ремонтладык. Болар барысы да халыкның техник ярдәмгә мөрәҗәгать итүчәнлеген киметергә мөмкинлек бирде.

Узган чорда автотранспорт яңартылды - яңа брендланган “Лада гранта” машинасы бирелде.

Элемтә узелы бинасы буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар бәдрәфләре ремонтланды. Бинаны су белән тәэмин итү, канализация системаларына капиталь ремонт ясалды, шулай ук элемтә узелы бинасына җылыту кертү торбалары тулысынча алыштырылды.

Дүртөйле сервис үзәгенең Илеш районы коллективында 15 кеше исәпләнә. Инженерлар Е.Вечтомов һәм Л.Шәйхелисламов, шулай ук мастерлар Р.Сәлемгәрәев, М.Авзалов, Д.Мәгъсүмов, Ф.Каюмов, А.Гыйндуллин, Р.Рамазанов, И.Зарипов, Р.Хисаметдинов, И.Мөхәммәтов, И.Фәррахова, А.Кәбиров, А.Бакирова үз эшләренә җаваплы карый.

Барлык хезмәткәрләрне һәм элемтә ветераннарын һөнәри бәйрәмебез һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Компания ветераннарына – районда элемтә үсешенә зур өлеш керткәннәре, ә хезмәттәшләремә фидакарь хезмәт һәм абонентларыбызга игътибарлы мөнәсәбәт булдырганнары өчен рәхмәт белерәм.

 

Фото: Эшчеләр (сулдан уңга) Рәзил Рамазанов һәм Илдар Фәррахов Строительная урамында эш вакытында, Мастер Дамир Мәгъсүмов, Коллектив бергә җыелганда.

 

Альберт Карипов, Дүртөйле сервис үзәгенең клиентлар сервисы төркеменең әйдәп баручы инженеры.

Үсеш белән билгеләнде.
Үсеш белән билгеләнде.
Үсеш белән билгеләнде.
Үсеш белән билгеләнде.
Үсеш белән билгеләнде.
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас