Маяк
+21 °С
Болытлы
Котлаулар
9 Май 2023, 04:00

Бәйрәм котлавы!

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, фронтта, тылда илебезгә җиңү яулашкан райондашлар!

Бәйрәм котлавы!Бәйрәм котлавы!
Бәйрәм котлавы!

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, фронтта, тылда илебезгә җиңү яулашкан райондашлар!

Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән барыбыз өчен дә иң кадерле, иң изге бәйрәмнәрнең берсе – Җиңү көне белән ихлас котлыйм.

Илгә куркыныч янагач, илешлеләр кулларына корал алып, фронтларда ил бәйсезлеге өчен – батырлык, каһарманлык, тылда тырышлык, фидакарьлек үрнәкләре күрсәтте һәм Бөек Җиңүгә зур өлеш кертте. Бүген без халкыбызның үлемсез батырлыгы алдында баш иябез һәм аларга ихтирамыбызны, рәхмәтебезне юллыйбыз.

Өлкән буын хакында хәстәрлек күрү, аларның социаль проблемаларын хәл итү – һәркемнең изге бурычы. Шуңа ярашлы, районда әлеге тәгаенләнештәге төрле программалар, проектлар уңышлы тормышка ашырыла, ветераннар хөрмәтенә төрле чаралар оештырыла. Киләчәктә дә ил агалары, ил аналары турындагы мәсьәләләр беренче планда торачак, аларга булган игътибар кимемәячәк.

9 Май бәйрәме белән тәбрикләп, һәр илешлегә ныклы сәламәтлек, аяз, тыныч күк йөзе һәм бары тик бәхет - шатлыклар телим.

 

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас