Маяк
+21 °С
Болытлы
Котлаулар
27 Май 2023, 06:21

Бәйрәм котлавы!

Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез – Бөтенрусия китапханәләр көне белән ихлас котлыйм.

Бәйрәм котлавы!Бәйрәм котлавы!
Бәйрәм котлавы!

Хөрмәтле үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре, ветераннары, китап укучылар!

Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез – Бөтенрусия китапханәләр көне белән ихлас котлыйм.

Китапханәчеләр элек-электән җәмәгать белән бер фикердә яшәп, аның алдында торган иң мөһим бурычларның берсен үтәүгә кешелекне тәрбияләүгә, халыкның аң-белемен күтәрүгә, рухиятен баетуга зур өлеш кертте. Бүенге көндә дә изге бурычыгызны намус белән үтисез. Заман белән бергә атлап, кечесеннән алып олысына кадәр китаплар дөньясына җәлеп итү, ил гражданнарына яхшылык, матурлык үрнәгендә үсәргә, формалашырга ярдәм итәсез. Сез һәм китаплар – кешенең якын дусты, булышчысы. Киләчәктә дә шушы сыйфатларыгызга тугры һәм халыкны оештыручылар, күңел дөньясын баетучылар, агартучылар булып калыгыз.

 

Илдар Мостафин, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас