Маяк
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
1 июнь 2023, 08:36

Бәйрәм котлавы!

Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр!

Һәр елның җәй башында бөтен Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. Ул - кечкенәләрнең өлкәннәр ярдәменә һәрдаим мохтаҗ булуларын искәртеп торган көн.

Без киләчәгебез булган балалар хакында һәрвакыт кайгыртырга бурычлыбыз. Шул рәвешле, районда яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелә, төрле спорт түгәрәкләре уңышлы эшли. Киләчәктә дә сабыйларга уңай шартлар тудырып, сөю һәм гаилә җылысы биреп, өлкән буынның лаеклы алмашчылары итеп тәрбиялик, алар, үз чиратында, яхшы кешеләр, туган җиребезнең уңган ул һәм кызлары булып үссен иде.

 

Илдар Мостафин, муниципаль район хакимияте башлыгы.

 

Фото из личного архива семьи Гильмановых (без разрешения не брать)

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: