Маяк
+3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
1 октябрь 2023, 09:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, өлкән буын вәкилләре!

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән үзегезгә хөрмәт, ихтирам билгесе булган бәйрәм – Халыкара өлкәннәр көне белән ихлас котлыйм, һәрберегезгә олыгайган көнегездә сәламәтлек, тыныч тормыш телим.

Сезнең район икътисадын, илешлеләрнең тормышын яхшыртуга керткән өлешегез зур. Моның өчен без үзегезгә рәхмәтлебез һәм өлкән яшьтәгеләргә кагылышлы мәсьәләләр һәрвакыт муниципаль район хакимияте сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Шушы максатларда районда ветераннар яшәешен яхшыртуга юнәлтелгән программалар уңышлы гамәлгә ашырыла, ил агаларының, ил ана-ларының тормыш – көнкүреше яхшыртыла. Сезнең яшь буынны тәрбияләүдәге өлешегез дә бәһалап бетергесез зур.

Җәмгыять өчен кирәкле, файдалы эшегез өчен рәхмәт белдереп, бәйрәмегез белән тәбрикләп, үзегезгә, гаиләгез әгъзаларына иминлек, бәхет-шатлыклар телим.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: