Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
4 ноябрь 2023, 09:00

Бәйрәм котлавы

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр. Районыбыз халкы әлеге истәлекле көнне күңел күтәренкелеге белән каршылый. Ел дәвамында ирешелгән уңышларыбыз бар. Кайсы тармакны алсак та, тырышлык, бердәмлек белән югары үрләр яулана. Кешеләрнең яшәешен, тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт программалары кысаларында яңа торак йортлар, социаль объектлар, юллар төзелә, авылларда гаилә фермалары сафка басып, өстәмә эш урыннары булдырыла, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү арта. Киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын. Хөрмәтле райондашлар, сезнең һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңа бәхет-шатлыклар телим. Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.

Районыбыз халкы әлеге истәлекле көнне күңел күтәренкелеге белән каршылый. Ел дәвамында ирешелгән уңышларыбыз бар. Кайсы тармакны алсак та, тырышлык, бердәмлек белән югары үрләр яулана. Кешеләрнең яшәешен, тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт программалары кысаларында яңа торак йортлар, социаль объектлар, юллар төзелә, авылларда гаилә фермалары сафка басып, өстәмә эш урыннары булдырыла, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү арта. Киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын.

Хөрмәтле райондашлар, сезнең һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңа бәхет-шатлыклар телим.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: