Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
9 ноябрь 2023, 14:30

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы эшчәннәре һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне белән ихлас котлыйм. Быелгы һава шартлары игенчеләр-не зур сынаулар алдына куйды. Шуңа карамастан, күп көч салып үстергән игеннәр югалтуларсыз җыеп алынып, ил бураларына салынды, алдагы елда чәчү өчен җитәрлек күләмдә орлык, мал азыгы запасы тупланды. Гомумән, басучылык тармагы уңганнары сынатмады, үз бурычларын намус белән үтәде һәм үти.Терлекчеләр дә, эшкәртүче сәнәгать предприятиеләре коллективлары да ел дәвамында тырышлык күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә иреште һәм шул рәвешле, үзебезнең күркәм традицияләребезне саклап калуга – илешлеләрчә эшләүгә ирештек. Без сезнең фидакарьлек алдында баш иябез, сезнең белән горурланабыз һәм табыннарыбызны сыйлы иткәнегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Бәйрәм көнендә һәркемгә ныклы сәламәтлек, иминлек, барлык башлангычларда, районыбыз хакына игелекле хезмәтегездә уңышлар телим. Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы эшчәннәре һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, ветераннар!

Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне белән ихлас котлыйм.

Быелгы һава шартлары игенчеләр-не зур сынаулар алдына куйды. Шуңа карамастан, күп көч салып үстергән игеннәр югалтуларсыз җыеп алынып, ил бураларына салынды, алдагы елда чәчү өчен җитәрлек күләмдә орлык, мал азыгы запасы тупланды. Гомумән, басучылык тармагы уңганнары сынатмады, үз бурычларын намус белән үтәде һәм үти.Терлекчеләр дә, эшкәртүче сәнәгать предприятиеләре коллективлары да ел дәвамында тырышлык күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә иреште һәм шул рәвешле, үзебезнең күркәм традицияләребезне саклап калуга – илешлеләрчә эшләүгә ирештек. Без сезнең фидакарьлек алдында баш иябез, сезнең белән горурланабыз һәм табыннарыбызны сыйлы иткәнегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Бәйрәм көнендә һәркемгә ныклы сәламәтлек, иминлек, барлык башлангычларда, районыбыз хакына игелекле хезмәтегездә уңышлар телим.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: