Маяк
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
9 ноябрь 2023, 14:45

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы эшчәннәре, аграр предприятие җитәкчеләре, агросәнәгать комплексы ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмебез - авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйм. Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр икмәк үстерүчеләр, ит, сөт, яшелчә һәм башка продукция җитештерүчеләрнең хезмәте бәяләп бетергесез. Авыл хуҗалыгы өлкәсен һава торышы төрлечә сынаса да, безнең хезмәтчәннәр һәрвакыт мул уңыш алу өчен тырыша. Быел игенчеләребез көче белән 101400 тоннадан артык ашлык ындыр табакларына кайтарылды, кышлыкка маллар өчен җитәр-лек азык әзерләнде. Агымдагы елда техника яңарту, модернизацияләү, төзелеш буенча күләмле эшләр башкарылды. Барлыгы 450 млн. сумнан артык техника алынды, зур күләмдә техника модернизацияләнде, биш хуҗалыкта орлык чистарту һәм киптерү комплекслары корылды, складлар салынды һ.б. Хөрмәтле авыл хуҗалыгы уңганнары, авыр хезмәтегез, эшегезне яратып башкаруыгыз өчен зур рәхмәт. Шулай ук аерым рәхмәтемне ветераннарга юллыйм. Сезгә исәнлек-саулык, эшегездә уңышлар, гаиләгездә иминлек, бәхет-шатлыклар, мул тормыш телим. Илдар НӘБИЕВ, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы.

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы эшчәннәре, аграр предприятие җитәкчеләре, агросәнәгать комплексы ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмебез - авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйм.

Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр икмәк үстерүчеләр, ит, сөт, яшелчә һәм башка продукция җитештерүчеләрнең хезмәте бәяләп бетергесез. Авыл хуҗалыгы өлкәсен һава торышы төрлечә сынаса да, безнең хезмәтчәннәр һәрвакыт мул уңыш алу өчен тырыша. Быел игенчеләребез көче белән 101400 тоннадан артык ашлык ындыр табакларына кайтарылды, кышлыкка маллар өчен җитәр-лек азык әзерләнде. Агымдагы елда техника яңарту, модернизацияләү, төзелеш буенча күләмле эшләр башкарылды. Барлыгы 450 млн. сумнан артык техника алынды, зур күләмдә техника модернизацияләнде, биш хуҗалыкта орлык чистарту һәм киптерү комплекслары корылды, складлар салынды һ.б.

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы уңганнары, авыр хезмәтегез, эшегезне яратып башкаруыгыз өчен зур рәхмәт. Шулай ук аерым рәхмәтемне ветераннарга юллыйм. Сезгә исәнлек-саулык, эшегездә уңышлар, гаиләгездә иминлек, бәхет-шатлыклар, мул тормыш телим.

Илдар НӘБИЕВ, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: