Маяк
+3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
9 ноябрь 2023, 14:40

Юбилей котлавы

“Илеш МТС” җәмгыяте директоры, БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены иясе Р.Г.ЗАРИПОВКА. Хөрмәтле Рәвис Газизҗан улы! Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән күркәм юбилеегыз – 60 яшегез тулу уңаеннан ихлас котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләгез, якыннарыгыз белән бәхетле гомер кичерүегезне, җаваплы вазифагызны башкаруда уңышлар телим. Сез - бар гомерегезне һәм сәләтегезне, фидакарь хезмәтегезне туган районыбызга багышлап, аның социаль-икътисади, шулай ук авыл хуҗалыгы үсешенә лаеклы өлеш керткән мәртәбәле шәхес. Нинди генә бурыч йөкләтелсә дә, аны, яхшы белгеч һәм җитәкче буларак, заман таләпләреннән чыгып, һәрвакыт кешеләр файдасына хәл итәргә омтыласыз. Шуңа да район һәм хуҗалык җитәкчеләре, халык арасында абруегыз зур. Сезне алга карап,перспектив эш итә белгәнегез, яхшы оештыру сәләтенә ия булганыгыз өчен ихтирам итәләр. Басучылыкта, терлекчелектә ирешкән уңышларыгыз - башкалар өчен үрнәк, барыннан элек, сезнең авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән 30 елдан артык тынгысыз хезмәтегезнең куанычлы нәтиҗәләре. Киләчәктә дә яулаган үрләрегезне югалтмыйча, күтәренке рух белән яшәгез. Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Юбилей котлавы
Юбилей котлавы

“Илеш МТС” җәмгыяте директоры, БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены иясе Р.Г.ЗАРИПОВКА.

Хөрмәтле Рәвис Газизҗан улы!

Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән күркәм юбилеегыз – 60 яшегез тулу уңаеннан ихлас котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләгез, якыннарыгыз белән бәхетле гомер кичерүегезне, җаваплы вазифагызны башкаруда уңышлар телим.

Сез - бар гомерегезне һәм сәләтегезне, фидакарь хезмәтегезне туган районыбызга багышлап, аның социаль-икътисади, шулай ук авыл хуҗалыгы үсешенә лаеклы өлеш керткән мәртәбәле шәхес. Нинди генә бурыч йөкләтелсә дә, аны, яхшы белгеч һәм җитәкче буларак, заман таләпләреннән чыгып, һәрвакыт кешеләр файдасына хәл итәргә омтыласыз. Шуңа да район һәм хуҗалык җитәкчеләре, халык арасында абруегыз зур. Сезне алга карап,перспектив эш итә белгәнегез, яхшы оештыру сәләтенә ия булганыгыз өчен ихтирам итәләр.

Басучылыкта, терлекчелектә ирешкән уңышларыгыз - башкалар өчен үрнәк, барыннан элек, сезнең авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән 30 елдан артык тынгысыз хезмәтегезнең куанычлы нәтиҗәләре. Киләчәктә дә яулаган үрләрегезне югалтмыйча, күтәренке рух белән яшәгез.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: