Маяк
+3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
31 декабрь 2023, 09:00

Яңа ел котлавы

Хөрмәт райондашлар! Безнең һәрберебез өчен яңа ел-иң игелекле һәм яраткан бәйрәм. Без язмышыбызның яңа битен ачабыз, киләчәккә планнар төзибез, теләкләребезнең үтәлүенә өметләнәбез. Узган ел җиңелләрдән булмаса да, чараларга бай һәм якты булды. Һәркем өчен ул үзенчә истә калачак, ә тарихка киеренке, нәтиҗәле эш һәм катлаулы җаваплы карарлар кабул итү елы буларак керәчәк. 2023 елда сезнең ярдәмегез белән без күп нәрсә эшли алдык. Авыр сынауларны кичереп, безнең аграрийлар яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм спорт учреждениеләре уңышлы эшләде. Район үзәген һәм авыл биләмәләрен төзекләндерү буенча зур, күп вакыт таләп итә торган эш башкарылды. Ел саен төзелгән һәм ремонтлана торган юлларның озынлыгы арта. Урындагы инициативаларны яклау программасы һәм «Эшлекле гамәлләр» партия проекты кысаларында районның күп кенә авылларында коммуникацияләр системасы ремонтланды һәм социаль объектлар яңартылды. Балаларның сыйфатлы ялы өчен «Орленок»  балалар сәламәтләндерү лагеренда зур күләмдә эш башкарылды. «Башкорт ишегаллары» программасы буенча Югары Яркәйдәге Ходайбердин һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнары буенча ишегалды территориясе тулысынча төзекләндерелде. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында Югары Яркәйдә Кызылармеецлар һәм Түбән Яркәйдә Заводская урамнары буенча җәяүлеләр юллары төзелде. Бүгенге уңышларыбызрайонда яшәүчеләрнең уртак хезмәте нәтиҗәсе. Бергә эшләп, без алга таба сыйфатлы адым ясадык, тормышның төрле өлкәләрендә уңай үзгәрешләргә ирештек. Авыр хезмәтегез, инициативагыз һәм туган якны яхшырак итәргә теләгегез өчен барыгызга да рәхмәт! 2024 ел мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту елы дип игълан ителде. Безгә Русия Президентын һәм Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлаулар уздырырга туры киләчәк. Без район икътисадының һәм социаль өлкәсенең барлык тармакларының тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә тиешбез. Безнең киләчәгебез үзебезгә, эшләребезгә, карарларыбызга, инициативаларыбызга һәм нәтиҗәле эшебезгә бәйле. Хөрмәтле илешлеләр! Бүген без барыбыз да махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен бик борчылабыз, алар бу минутларда мобилизацияләнгәннәр һәм контрактчылар арасында дөньяны нацизмнан яклыйлар. Райондашларыбызның тизрәк исәнсау өйләренә кайтуларын көтәбез. Яңа 2024 ел татулык һәм тынычлык, мәхәббәт һәм тотрыклылык китерсен. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм муллык телим. Бер-берегезне саклагыз, киләсе ел безнең барыбыз өчен дә иң бәхетле булсын. Яңа ел белән!

Яңа ел котлавы
Яңа ел котлавы

Хөрмәт райондашлар!

Безнең һәрберебез өчен яңа ел-иң игелекле һәм яраткан бәйрәм. Без язмышыбызның яңа битен ачабыз, киләчәккә планнар төзибез, теләкләребезнең үтәлүенә өметләнәбез.

Узган ел җиңелләрдән булмаса да, чараларга бай һәм якты булды. Һәркем өчен ул үзенчә истә калачак, ә тарихка киеренке, нәтиҗәле эш һәм катлаулы җаваплы карарлар кабул итү елы буларак керәчәк.

2023 елда сезнең ярдәмегез белән без күп нәрсә эшли алдык. Авыр сынауларны кичереп, безнең аграрийлар яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм спорт учреждениеләре уңышлы эшләде. Район үзәген һәм авыл биләмәләрен төзекләндерү буенча зур, күп вакыт таләп итә торган эш башкарылды. Ел саен төзелгән һәм ремонтлана торган юлларның озынлыгы арта. Урындагы инициативаларны яклау программасы һәм «Эшлекле гамәлләр» партия проекты кысаларында районның күп кенә авылларында коммуникацияләр системасы ремонтланды һәм социаль объектлар яңартылды.

Балаларның сыйфатлы ялы өчен «Орленок»  балалар сәламәтләндерү лагеренда зур күләмдә эш башкарылды. «Башкорт ишегаллары» программасы буенча Югары Яркәйдәге Ходайбердин һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнары буенча ишегалды территориясе тулысынча төзекләндерелде. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында Югары Яркәйдә Кызылармеецлар һәм Түбән Яркәйдә Заводская урамнары буенча җәяүлеләр юллары төзелде.

Бүгенге уңышларыбызрайонда яшәүчеләрнең уртак хезмәте нәтиҗәсе. Бергә эшләп, без алга таба сыйфатлы адым ясадык, тормышның төрле өлкәләрендә уңай үзгәрешләргә ирештек. Авыр хезмәтегез, инициативагыз һәм туган якны яхшырак итәргә теләгегез өчен барыгызга да рәхмәт!

2024 ел мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту елы дип игълан ителде. Безгә Русия Президентын һәм Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлаулар уздырырга туры киләчәк. Без район икътисадының һәм социаль өлкәсенең барлык тармакларының тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә тиешбез.

Безнең киләчәгебез үзебезгә, эшләребезгә, карарларыбызга, инициативаларыбызга һәм нәтиҗәле эшебезгә бәйле.

Хөрмәтле илешлеләр!

Бүген без барыбыз да махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен бик борчылабыз, алар бу минутларда мобилизацияләнгәннәр һәм контрактчылар арасында дөньяны нацизмнан яклыйлар. Райондашларыбызның тизрәк исәнсау өйләренә кайтуларын көтәбез.

Яңа 2024 ел татулык һәм тынычлык, мәхәббәт һәм тотрыклылык китерсен. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм муллык телим. Бер-берегезне саклагыз, киләсе ел безнең барыбыз өчен дә иң бәхетле булсын.

Яңа ел белән!

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: