Маяк
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
30 апрель , 09:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле 18 нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының 122 нче янгын һәм коткару часте хезмәткәрләре, бу тармак белән бәйле участокларда эш-ләүчеләр ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлыйм, җаваплы, авыр хезмәтегездә һөнәри осталык һәм уңышлар телим. Сез, бәйрәм һәм ял көннәрендә тәүлекләр буе кизү торып, янгынга каршы гына түгел, аларны булдырмау максатында да зур профилактик эш алып барасыз, халык белән дә очрашасыз, әңгәмәләр оештырасыз, урыннарда янгын сүндерү инвентарьларының торышын тикшереп торасыз. Ел тәүлегенең теләсә кайсы вакытында «кайнар нокта»га чыгып китәргә әзерсез. Шуңа күрә дә сезнең хезмәтегез халык арасында зур хөрмәткә лаек. Киләчәктә дә имин тормыш тәэмин итүдә, хәвеф-хәтәр булдырмауда уяу торырсыз, дип ышанам. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан гаиләләрегезгә сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар, бәхет-шатлык телим. Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле 18 нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының 122 нче янгын һәм коткару часте хезмәткәрләре, бу тармак белән бәйле участокларда эш-ләүчеләр ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлыйм, җаваплы, авыр хезмәтегездә һөнәри осталык һәм уңышлар телим.

Сез, бәйрәм һәм ял көннәрендә тәүлекләр буе кизү торып, янгынга каршы гына түгел, аларны булдырмау максатында да зур профилактик эш алып барасыз, халык белән дә очрашасыз, әңгәмәләр оештырасыз, урыннарда янгын сүндерү инвентарьларының торышын тикшереп торасыз. Ел тәүлегенең теләсә кайсы вакытында «кайнар нокта»га чыгып китәргә әзерсез. Шуңа күрә дә сезнең хезмәтегез халык арасында зур хөрмәткә лаек. Киләчәктә дә имин тормыш тәэмин итүдә, хәвеф-хәтәр булдырмауда уяу торырсыз, дип ышанам.

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан гаиләләрегезгә сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар, бәхет-шатлык телим.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: