Маяк
+14 °С
Ясно
Котлаулар
1 Мая 2024, 04:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Барчагызны да Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм. Ул - кешелекнең иң мөһим кыйммәтләре булган ирек, гаделлек, теләктәшлек сыйфатларын чагылдыручы, изге эшләргә, казанышларга рухландыручы бәйрәм. Районыбыз игенчеләре исә ул көнне елның-елында басуда - тырыш хезмәт белән каршылый, терлекчеләребез кышлатуны уңышлы төгәлләп, җәйге шартларда эшләргә әзерләнә. Быел да һава шартлары яхшыруга, кырлар моторлар гөрелтесенә күмелде. Яңа уңышка нигез салына – җиребезгә бәрәкәт иңсен, мул уңыш үстереп алырга язсын. Барчабызга исәнлек-саулык, йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет,илгә иминлек алып килсен Яз бәйрәме! Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Бәйрәм котлавыБәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле райондашлар!

Барчагызны да Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм. Ул - кешелекнең иң мөһим кыйммәтләре булган ирек, гаделлек, теләктәшлек сыйфатларын чагылдыручы, изге эшләргә, казанышларга рухландыручы бәйрәм. Районыбыз игенчеләре исә ул көнне елның-елында басуда - тырыш хезмәт белән каршылый, терлекчеләребез кышлатуны уңышлы төгәлләп, җәйге шартларда эшләргә әзерләнә.

Быел да һава шартлары яхшыруга, кырлар моторлар гөрелтесенә күмелде. Яңа уңышка нигез салына – җиребезгә бәрәкәт иңсен, мул уңыш үстереп алырга язсын. Барчабызга исәнлек-саулык, йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет,илгә иминлек алып килсен Яз бәйрәме!

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас