Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 июль 2019, 20:30

Якташыбыз Зифа Кадыйрова әсәре буенча кино төшерелә

Мамадыш районының Шәдче авылында тулы метражлы "Сөмбел" фильмы төшерелә башлаячак. Бу хакта "Татаркино" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мамадыш районының Шәдче авылында тулы метражлы "Сөмбел" фильмы төшерелә башлаячак. Бу хакта "Татаркино" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Булачак кинотасма - Татарстан һәм Үзбәкстанның уртак проекты. Фильм татар язучысы Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың, мин булмам” романы буенча төшереләчәк. Үзбәкстан белән Татарстан кинематографы тарихында бу уртак проект - беренче тапкыр.

Фильмның режиссеры - "Стойкость" фильмы буенча танылган Рәшит Маликов. Татарстан ягын "Мулла" фильмы белән танылган режиссер Рамил Фазлыев тәкъдим итәчәк. Фильм сценариен актер, режиссер, Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев язды. Үзбәкстанда кино төшерү өчен сәхнәләрне Рәшит Маликов тулыландырды.

Төп герой ролен үзбәк театры актрисасы Динара Асанова башкарачак. Ике төп ир-егет ролендә Татарстан актерлары уйнаячак. Фильмда барлыгы 27 актер катнаша.

Мамадыш районында фильм төшерү эшләре июль ахырына кадәр дәвам итәчәк. Аннары бу эш Үзбәкстанда, Бохара шәһәрендә дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ”. чыганак
Читайте нас: