Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 июль 2019, 11:45

Гөлназ Асаевага бәрәңге капчыгы кидергәннәр

Бу артистлар ниләр генә кыланмый!

Бу артистлар ниләр генә кыланмый!
Әле менә җырчы Гөлназ Асаева, текә итеп киенеп, фотога төшкән. Әлеге фото белән ул үзенең “Instagram” челтәрендә уртаклашкан. Җырчының яңа образы язылучыларда төрле фикер тудыра.
Аның: “Ничек сезгә образ?” - дип соравына иҗатын яратучылар фото астында төрле фикерләр калдырган, дип яза "Интертат".
“Өйдә генә киеп йөрерлек”, “шундый чибәр кызга кем картуф (бәрәңге) капчыгын кидерде инде? Абау... Сал... Нәнәң шулай күрсә, бәреп үтерә”, “матур түгел”, “миңа ошамый бу кием”, “куркыныч”, “сезгә килешми”, - дип язучылар бар.
Язылучыларның берсе әлеге образны “бомж”лар киеп йөргән киемгә охшаткан. Гөлназ аңа җавап биргән: ““Бомж”лар шулай йөрсә, яхшы булыр иде әле”, - дип язган.
Шулай ук образны ошатучылар да бар. “Яшьлек бит ул бер генә, килешә”, “матур”, “бик матур, образны үзгәртеп торырга кирәк”, “чибәрлекне бозып булмый”, - дигәннәр.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: