Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 август 2019, 00:40

Бурычка баткан Заворотнюк баласы туганны яшергән

Фигурист Петр Чернышев белән Анасасия Заворотнюкка беренче балаларын суррогат ана табып биргән дигән фараз бар.

Фигурист Петр Чернышев белән Анасасия Заворотнюкка беренче балаларын суррогат ана табып биргән дигән фараз бар.

Билгеле парның кызлары үткән елның сентябрендә үк дөньяга килгән. Ләкин Чернышев белән Заворотнюк бу хәлне язга кадәр сер итеп саклый алган. Парның бәхетен бурычка батулары да тоныкландыргандыр.

Җиде ел элек Анастасия Заворотнюк Мәскәү янында җир алу өчен валюталы кредит рәсмиләштерә. Ләкин Русия акчасының хакы төшү сәбәпле, ул зур суммага бурычка бата. Күп айлар суд юлында йөри, нәтиҗәдә, бурычын каплый. Ләкин шатланырга өлгерми, аның 1,6 миллион сум күләмендәге яңа бурычы булуы ачыклана. Аны түләүне Мәскәүнең Топарев-Никулин районы приставлары таләп итә. Бу сумма Анастасия судлашып йөргәндә җыелган, күрәсең. Әлеге хәл буенча суд утырышы сентябрь башында көтелә.
Читайте нас: