Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев туган авылына кунакка чакыра.
17 августта Әлшәй районының Әврез-Тамак авылының 160 еллыгын зур бәйрәм итеп билгеләп үтәчәкләр.
Анда Әнвәр һәм аның дуслары Илсөя Бәдретдинова, Фирдус Тямаев, Руслан Гыйззәтуллин һәм башкалар катнашачак.
Тантаналар иртәнге 11дә башлана. Керү ирекле.