Популяр артист, меңләгән кызның йөрәген утта яндыручы җырчы Радик Юлъякшин ике республиканың иң популяр буйдагы буларак та мәгълүм. Инде 30 яшен тутырган җырчыны күпләр өйләнеп, олы тормышка аяк басарга өнди, дип яза "Сәхнә".
Әллә бу сүзләргә колак салыпмы, күптән түгел артист үзенең Инстаграмдагы тасмасында костюм белән төшкән фотосын урнаштырды һәм кәләш эзләве хакында хәбәр итте.
Комментарийлар арасында тиз арада җырчыга кәләш булырга теләүчеләр төркеме барлыкка килде. Шулар арасында артистка «мәхәббәтне эзләмиләр, ул үзе сине таба», «Радик өйләнсә, тамашачылары бу кадәр булмаячак», дигән фикер калдыручылар да бар.