«Эшлекле гамәлләр " проекты халык ышанычын аклый, яшәргә шартлар булдыра – бу җәһәтттән эшләр зур активлык белән бара
“Бердәм Русия” партиясе гомум халык мәнфәгатьләрендәге проектлар өстендә эшне көннән-көн киңрәк җәелдерә. Күпсанлы проектлар кысаларында районда узган вакыт эчендә күпме социаль объект төзекләндерелде, тормыш-яшәеш сыйфатында күпме уңай үзгәреш булды. Иң мөһиме, әлеге эшчәнлекнең һәр як өчен дә уңай нәтиҗәләре күз алдында. Яңадан-яңа социаль объектлар калка, “Бердәм Русия” партиясенең халык арасында рейтингы исә көннән-көн күтәрелә бара.
Карабаш авыл советы авыл биләмәсе дә бу программада актив катнаша. Урындагы халык шушы көннәрдә проектның гамәлгә ашырылуын күрергә өлгерде дә инде. Биредә халыкны бергә туплаучы, дөнья мәшәкатьләреннән арындырып, ял иттерүче урынның - Яңа Куктау авыл клубының ике ел элек урындагы инициативаларны яклау программасы рамкаларында алгы өлеше профнастил белән тышланып, яңа евро тәрәзәләр, ишекләр куелды, жылыту системасы тулысынча алыштырылды, янадан идән түшәлде, стеналар тигезләнеп, буялды. Сметадан тыш, район бюджеты средстволарына мәдәни учакның түбәсе профнастилга алыштырылды. Гомумән, бина танымаслык булып үзгәрде. Ниһаять, быел “Эшлекле гамәлләр” проекты нигезендә бина территориясе (озынлыгы – 87 метр) тимер койма белән әйләндерелеп алынды. Эшне авылда яшәүче Армен Маргарян һәм Рәсил Даянов башкарган.
Әлеге сөенечне уртаклашу максатында авыл клубы алдында бәйрәм чарасы оештырылды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Карабаш авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рәфит Шәңгәрәев катнашып, авылдашларга изге теләкләрен юллады, мәдәни учак киләчәктә яңа сулыш алган шартларда яңа программалар белән шатландыруын теләде.
Бу көнне балалар өчен аттракционнар эшләде, аквагрим, кул эшләре күргәзмәләре тәкъдим ителде. Һәркем тәмле, татлы ризыклардан авыз итте, уен-көлкедә катнашты.