Түбән Череккүл социаль-мәдәни үзәгендә «Салават күпере-2019» халык инструментларында яшь башкаручыларның IIIнче ачык төбәкара конкурсы үтте. Яшь сәләтләр бәйгесендә Бәйләбәй, Дүртөйле, Чакмагыш районнарының сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр дә катнашты. Алар гармунда, баянда, думбрада, курай һәм кубызда уйнау сәләтләрен күрсәтте.
Гала-концертта Базытамактан Ахуновлар, Хөснетдиновлар, Шәйхелисламовлар, Ябалактан Григорьевлар гаиләләре дә чыгыш ясады. Базытамак урта мәктәбе коллективы муниципаль район хакимияте башлыгы кубогына ия булды. Иске Кыргыз урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Илсаф Гиниятов белән Азалия Сәолимгәрәева Гран-прига алуга иреште. Барлык конкурсантлар грамоталарга, истәлекле бүләкләргә лаек булды.