Башкортстан Республикасы оештырылуының 100 еллыгына багышланган район авыл советы авыл биләмәсенең үзешчән колективлары арасында фестиваль-марафоны беренчеләрдән булып Этәй авыл мәдәният йортында үтте. Анда Иске Күктау авыл советы авыл биләмәсе үзешчән артистлары күркәм концерт номерларын тәкъдим итте.
«Газиз туган җирем» дип исемләнгән кичәдә күктаулылар хор, вокал, фольклор чыгышлары, җыр һәм биюләре белән тамашачы күңелен яулады. Һәр катнашучы ихлас әзерләнеп, этәйлеләргә яхшы кәеф һәм күңелле ял минутлары бүләк итте.
Концерт ахырында Этәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Айрат Баһаув бәйрәм кичәсе өчен рәхмәт белдерде һәм Иске Күктау авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Радмир Мөбәрәковка штандарт тапшырды.
Әйтергә кирәк, Этәй мәдәният йортының фойесында кул эшләре осталарының күргәзмәсе дә оештырылган иде. Концерттан соң барысы да тәмле тәекмәктән авыз итте.
Әлеге фестивальгә йомгак ноябрьдә ясалып, иң яхшы номерлар сайланып, район мәдәният сараенда Гала-концерт үтәчәк.