Маяк
+14 °С
Облачно
Мәдәният
31 Декабря 2020, 21:00

Кызыклы тамаша тәкъдим иттеләр

Район хакимияте башлыгы кубогына район юниор-лигасының X чемпионатында

Район мәдәният сараенда муцниципаль район хакимияте башлыгы кубогына район юниор-лигасының X чемпионаты үтте. Шаяннар һәм тапкырлар клубының чемпионатында барлыгы 18 команда катнашты.Район мәдәният сарае хезмәткәре Рима Искужина оештыруындагы һәм алып баруындагы чарада «Әгәр боексагыз, без сезгә киләбез» исемле темага мәктәп укучыларыннан торган КВНчылар командалары сәхнәдә кызыклы чыгышларын тәкъдим итте.
Нәтиҗәдә, «REMIX» (Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп) командасы - Гран-При яулады. «Автоген» (Түбән Яркәйдәге лицей)- беренче, «Яшь буын» (Рсай урта мәктәбе) - икенче, «Арыганнар» (Иске Кыргыз) өченче урын алуга иреште. Кадер, Карабаш, Базытамак урта, Йонны төп мәктәбе уенчылары - «Иң яхшы уенлы номер», Аккүз, Кужбахты, Исәмәт, Ябалак командалары - «Иң яхшы миниатюра», Югары Яркәйдәге дүртенче, беренче гимназия, Андреевка, Үрмәт КВНчылары - «Иң яхшы мәзәк», Дөмәй, Иске Күктау «Тамашачы сөюе призы» номинацияләренә лаек булды. Элина Шәйхелисламова (Рсай) - «Иң яхшы хатын-кыз роле», Ильдан Исламов (Түбән Яркәйдәге лицей) «Иң яхшы ир-егет роле» номинациясендә җиңде.
Читайте нас