Маяк
-8 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 гыйнвар 2021, 02:00

Мәдәният йорты һәрвакыт гөрләп торсын

Көтеп алынган Яңа ел бәйрәмен исәмәтлеләр яңартылган мәдәният йортында каршылады

Мәдәният учагы бәйрәмнәрдә авыл халкын бергә туплаучы, дөнья мәшәкатьләреннән арындырып, ял иттерүче урын буларак, аның төзек, җылы, якты булуы мөһим. Шул рәвешле, Исәмәт авыл мәдәният йорты районда уңышлы тормышка ашырылучы урындагы иницитиваларны яклау программасы чикләрендә яңа сулыш алды. Бу җәһәттән республика бюджетыннан – 1 млн., районнан 797 мең акча бүленгән. Шулай ук программа таләпләренә ярашлы, халыктан 150 мең сум акча жыелган. Өстәвенә, «Урожай» ширкәте 150 мең сум күләмендә спонсорлык ярдәме күрсәткән.
Мәдәни учакның түшәмнәре җылытылып, стеналар тигезләнеп, агартылган, электр системасы тулысынча алыштырылган, тамашачылар залына заманча утыргычлар урнаштырылган, сәхнәгә яңа пәрдәләр корылган. Иң мөһиме, учреждение газ белән җылытуга күчерелгән. Шуны да билгеләргә кирәк, Бердәм Русия сәяси партиясенең «эшлекле гамәлләр» проекты ярдәмендә яңа ишекләр куелган. Гомумән, бина танымаслык булып үзгәргән. Бу эшләрне «Газ-Плюс» җәмгыяте жиренә житкереп, зур җаваплылык белән башкарып чыккан.
Төзекләндерелгән мәдәният йортын ачу тантанасы 31 декабрь көнне оештырылып, анда муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, «Илеш районы мәдәният бүлеге» МБУ начальнигы Раил Гомәров, авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Илшат Басыйров катнашты.
Чараны Илшат Сабирҗан улы ачып, халыкның бердәм булуын, акчалата гына түгел, жыештыру, буяу һәм башка эшләрне дә авырсынмыйча, зур теләк белән башкаруларын билгеләде һәм Тәүсинә Муллаяновага, Фәнисә Садыйковага, Гөлнар Миңнекәевага биләмә хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды. Илдар Иршат улы исәмәтлеләрне сөенечле вакыйга һәм Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләп, ихлас теләкләрен җиткерде. «Тамаша залыгыз һәрвакыт шулай тулып, гөрләп торсын, бәйрәмнәр еш үткәрелсен», - диде ул.
Раил Наил улы да бәйрәм белән котлап, рәхмәтен җиткерде һәм изге теләкләрен юллады.
Бу көнне исәмәтлеләр җылы һәм якты бинада мәдәният йорты хезмәткәрләре Г.Миңнекәева, Ф.Садыйкова, китапханәче Т.Муллаянова тарафыннан әзерләнгән күргәзмәне, «Яңа ел төнендә Мәтрүнә белән Гөлбидрә маҗаралары» дип исемләнгән сәхнәләштерелгән тамашаны, концерт номерлары карап, ләззәтләнеп утырды һәм берсеннән-берсе матур чыгышларны көчле алкышлар белән озатты.
Читайте нас