Сәнгать сөючеләрне, мәдәни чараларны үз итүче тамашачыларны, җыр-моңга сәләтлеләрне сөендереп, Шәммәт авылында яңа клуб үз ишекләрен ачты.
Моңа кадәр биредә урнашкан мәдәният учагының бинасы искергән, җимерек хәлдә булып, кышкы айларда салкын иде. Шул рәвешле, халык та, яшьләр дә бирегә килергә ашкынып тормый, алар өчен заман шартларына ярашлы залларда утыру хыял булып кына кала иде. Ә менә Яңа ел бәйрәме алдыннан шәмәтлеләр куанычына, муниципаль район хакимияте, «Илеш районы мәдәният бүлеге» МБУ ярдәме, Аккүз авыл советы авыл биләмәсе булышлыгы белән аларның теләкләре тормышка ашты.
Авылдагы элекке башлангыч сыйныфлар мәктәбе – буш торган бинага ремонт ясалып, яңа котельный урнаштырылды һәм ул утын белән ягып җылытылмалыга көйләнде. Дүрт кеше эш урыны белән тәэмин ителде. 80 кешегә тәгаенләнгән тамаша залында урындыклар, яңа сәхнә куелды. Биредә тагы өч бүлмә буш тора, алар да алдагы көннәрдә файдалы кулланылыр, дип ышанасы килә.
Бәйрәм уңаеннан яңартылган клубта чыршы бизәлеп, бал-маскарад оештырылды. Кичәдә «Илеш районы мәдәният бүлеге» МБУ директоры Раил Гомәров катнашып, үз чыгышында котлау сүзләре белән бергә әлеге күмәк эштә катнашучыларга, күп көч салучыларга рәхмәт сүзләре белдерде, киләчәктә халыкны актив булырга, төрле түгәрәкләр эшен җанландырырга чакырды. Аккүз авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Венер Әхмәтҗәнов та чарада катнашучыларның шатлыгы белән уртаклашып, ихлас теләкләрен юллады.
Бәйрәм кичәсе күпләп халыкны үзенә җыеп, яңа сәхнәдә үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады, кичә ахырында лоторея уены уйнатылды.