+16 °С
Болытлы
Чара март аенда башланып, апрель азагына кадәр расланган график буенча узачак. Фестиваль программасына төрле жанрдагы концерт номерлары, патриотик тематикага багышланган презентация мәйданчыклары һәм халык – гамәли иҗат күргәзмәләре кергән. Бүгенге көнгә ул Үрмәт, Иске Кыргыз, Сүлте, Бишкурай, Исәмәт, Аккүз авыл мәдәният йортларында узды.