Маяк
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 апрель 2022, 14:05

Зур кызыксыну уятты

Кичә районыбыз мәдәният сараенда күләмле чара оештырылды.

Зур кызыксыну уятты
Зур кызыксыну уятты

Кичә районыбыз мәдәният сараенда күләмле чара оештырылды. Якташыбыз, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, популяр җырчы Илшат Сибәгатуллин хәйрия концерты уздырды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, мәртәбәле кунаклар - республика Башлыгы советнигы, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты әгъзасы Рәсих Хәмитов, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты әгъзасы, “Акбузат” балалар журналының баш мөхәррире Лариса Абдуллина катнашты.

Концертка килгән һәркем фойеда якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое М.Гәрәевның истәлегенә багышланган күргәзмәләр белән таныша алды. Шулай ук “Аек авыл-2022” республика конкурслары чикләрендә  Исанбай авылыннан чыккан спорт өлкәсендә югары казанышларга ирешкән данлыклы шәхес, Русиянең халыкара класслы спорт мастеры, горурланырлык якташыбыз Нурия Нуретдинова истәлегенә багышланган һәм сирәк һөнәр ияләренең кул эшләреннән оештырылган күргәзмә килүчеләрдә зур кызыксыну уятты.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: