Бәйрәм сәхнәсендә Андреевка авыл советы авыл биләмәсенең иң яхшы иҗади - “Сударушка”, “Ош виче сем” фольклор ансамбльлләре, Андреевка урта мәктәбенең укытучылар, 5 сыйныф укучыларының вокаль, “Кадриль”, “Забава” бию коллективлары чыгыш ясады.
Концертта туган җир, аның матурлыгы, шулай ук Русия армиясенең батыр солдатлары һәм аларның каһарманлыгы турында дулкынландыргыч композицияләр яңгырады.
Тамашачылар чарадан күңелле тәэссорат алып, үз илебез, күпме талантлы кешеләр яши торган туган авыл өчен горурлык хисе кичерде.
Фойеда һәркем М.Гәрәевка багышланган балаларның рәсемнәреннән һәм кул эшләреннән, шулай ук “Минем дәү әти герой” дип исемләнгән фотолардан оештырылган күргәзмә белән танышты.
Наталья Новикова,
мәдәни оештыручы.