Маяк
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 апрель 2022, 14:00

Иң-иңнәре ачыкланды

Якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның 100 еллык юбилеена багышланган белем бирү учреждениеләре арасында үткән "Театралика-2022" конкурсы тамамланды.

Иң-иңнәре ачыкланды
Иң-иңнәре ачыкланды

Якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның 100 еллык юбилеена багышланган белем бирү учреждениеләре арасында үткән "Театралика-2022" конкурсы тамамланды. 22 мәктәпнең 300 якын укытучысы катнашкан тамашаларны меңләгән тамашачы күзәтте. Һәрбер педагогик коллектив җитди әзерләнде, рольләр зур осталык белән башкарылды. Сәхнә бизәлешен дә вакыйгалар барган чорга туры китереп, күз алдына бастырырлык итеп эшләделәр. Үткән гасырда кулланылган керосин лампасы, күмер самавыры, чигелгән сөлге, келәмнәр дисеңме, барысын да күрергә мөмкин булды. "Театралика-2022" сморт-конкурс чикләрендә каралган 22 спектакль дә уйланырга, тормышны яратып яшәргә кирәклеген аңлатты, яшәргә көч-дәрт өстәде, илһам бирде. Тамашачылар дөньялар имин, күгебез аяз, балаларыбыз сәламәт булсын, яшь буын вакилләренә кулына корал тотып ил сакларга, сугыш яланына барырга язмасын дигән теләкләр белән таралышты.

Әйтергә кирәк, урыннар билгеләве бик җиңелдән булмады, чөнки һәр чыгыш югары профессиональ дәрәҗәдә башкарылды. Жюри нәтиҗәләре буенча Кадер, Аккүз, Рсай урта мәктәпләре- «Иҗади индивидуальлек һәм осталык», Иске Күктау, Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәпләр-«Иң яхшы сәнгать бизәлеше», Карабаш, М.Гәрәев ис. Бишкурай урта мәктәпләре- «Иҗади ниятнең оригинальлеге», Ә.Абдуллин ис. Дөмәй, Түбән Череккүл урта мәктәпләре -"Артистлык, сәхнә образының чыдамлыгы», Этәй, Исәмәт урта мәктәпләре -«Театрлаштырылган тамаша», Йонны төп мәктәбе-"Теманы чагылдыруның осталыгы һәм тулылыгы өчен», Түбән Яркәйдәге лицей «Оста сәнгатьле башкару өчен» номинациясенә лаек булды.

Чулпан Ханова (Кужбахты) - "Иң яхшы хатын-кыз роле", Альбир Габидуллин (Югары Манчар) - "Иң яхшы ир-егет роле", Рөстәм Баһманов (Андреевка) - “Иң музыкаль башкаручы”, Илнур Кадраев (Үрмәт), Лилия Исламова (Карабаш) – “Актерлык осталыгы”, Филүс Зиннәтуллин (Лицей) -"Тамашачы сөюе", Альбина Нәбиева (Иске Күктау)-"Иң яхшы иҗади якын килү өчен", Зөлфия Басикова (Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис.) -“Образны оста гәүдәләндергән өчен”, Гөлчәчәк Әкрәмова (Ябалак) - “Рольне иң эмоциональ башкаручы”, Рәмзилә Госманова (Ишкар) “Образны иң артистик гәүдәләндерү” номинациясен яулады.

Ишкар, Т.Нәҗмиев ис. Ябалак, Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп -1нче, Андреевка, Югары Манчар, Базытамак урта мәктәбе -2нче, Югары Яркәйдәге беренче гимназия, Кужбахты, Иске Кыргыз урта мәктәбе 3нче урын яулады. Зонада беренче урын алган Ябалак урта мәктәбе Гран при иясе дип табылды.
Әйе, театр ул сәхнә күренеше генә түгел, ә тормыш чагылышы. Айдан артык барган спектакльләр һәр тамашачы күңелендә матур хатирәләр калдыргандыр, дип ышанабыз. Әлбәттә, талантлы укытучылар тудырган образлар аша Муса Гәрәев рухы, аңың батырлыгы мәңге онытылмас, яшь буынга җиткерелүенә шигебез юк.

Зинфира Минһаҗева,
жюри әгъзасы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: