+22 °С
Болытлы
Абхазия башкаласы Сухумида беренче тапкыр "Алтын мәйдан - 2022" халыкара фестиваль-конкурсы узды. Бу фестивальдә Русиянең 21 төбәгеннән 600дән артык кеше, 41 фольклор коллектив катнашты.
Биредә якташыбыз Айбулат Гыйләҗетдинов та катнашты. Айбулат ике номер тәкъдим итеп, "Вокал. Халык җыры. Соло" һәм "Инструменталь музыка. Соло" номинацияләрендә I дәрәҗә лауреат булды.
Айбулатны котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!