Маяк
+22 °С
Яңгыр
Мәдәният
27 октябрь 2022, 11:12

Туган як җырчысы

Рита Солтанова 1957 елның 26 сентябрендә Илеш районы Базытамак авылында Хәсибә һәм Фәгыйз Сәетовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә.

Туган як җырчысыТуган як җырчысы
Туган як җырчысы

Рита Солтанова 1957 елның 26 сентябрендә Илеш районы Базытамак авылында Хәсибә һәм Фәгыйз Сәетовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. 1975 елда Базытамак урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Бөре медицина училищесына укырга керә. 1977 елда шәфкать туташы һөнәренә ия булып, Илеш районының үзәк дәваханәсендә хезмәт юлын башлап җибәрә. 1980-1985 елларда Бөре педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияте бүлегендә читтән торып белем ала. Илеш районы Торачы сигезьеллык мәктәбендә немец теленнән белем бирә, Иске Күктау, Базытамак урта мәктәпләрендә, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Яшәү урынын алыштыру сәбәпле, Краснокама районының “Кама таңнары” гәзитенең редакциясенә радиохәбәрче булып эшкә килә. Беренче иҗат җимешләре 1986 елдан “Кама таңнары” гәзитендә дөнья күрә башлый.  

Арытаба язмыш аны Нефтекама шәһәренә караган Ташкин авылына алып килә. 1987-1992 елларда  “Башнефть” берләшмәсенең балалар бакчаларында тәрбияче, мөдир вазыйфаларын башкара. Арытаба Ташкин урта мәктәбендә,  Уфа шәһәренең Черниковка бистәсендә урнашкан дүртенче мәктәптә  укытучы булып эшли.  2001-2005 елларда “Өмет” республика яшьләр гәзитенең реклама бүлегендә хәбәрче вазифасын башкара. Казанда яшәгән елларында тәрбия, сәүдә һәм башка эшләр белән шөгыльләнә. 

 Шигырьләре һәм мәкаләләре район “Маяк”, Краснокама районының “Кама таңнары”, Дүртөйле районының “Юлдаш” гәзитләрендә, республика “Кызыл таң”, “Өмет”, “Тулпар” "Акбузат" басмаларында, Татарстанның “Шәһри Казан”, “Мәдәни җомга”, “Ватаным Татарстан”, "Күрәзә”, "Сабантуй" һ. б. гәзитләрендә дөнья күреп тора. Иҗат җимешләре "Чагылыш"(Нефтекама шәһәре нәшрияте, 2001ел), “Акчарлак”(2004 ел) алманахларында, “Салават күпере” җыентыгында һәм тагын да “Сине генә яратып” (2005), “Көн җаны” (2007), "Чыпчык сердәше" (2017 ел) дип аталган үзе нәшер иткән китапларда басылып чыга. 2019 елда "З.Биишева исемендәге Китап" нәшриятендә дөнья күргән "Бизәкләр" электрон китабында "Базы моңнары" дип аталган башкорт телендәге җыентыгы урын алган.  2021 елда  бу җыентык «Чурагул» (Уфа) нәшриятендә аерым китап итеп бастырылган. 

2020 елдан башлап, урыс һәм татар телендә язган шигырьләрен  «Стихи.ру» сайтына урнаштырып бара, төрле конкурсларда катнаша. 2020-2021 елларда махсус комиссия аша «Поэт года» милли әдәби  премиясенә тәкъдим ителгән. Шигырьләре «Ел шагыйре" һәм «Балалар әдәбияты" җыентыкларында дөнья күргән. Русия язучылар берләшмәсенең дипломнары, И.Бунин һәм Ф. Достоевский медальләре белән бүләкләнгән. 

Ике шигыренә көй язылган. Габделфәт Сафин “Ятим калды тальян гармуның”, Эльвира Хаматова “Сине генә яратып” җырларын башкара.

Иҗатчы әлеге вакытта хаклы ялда, әнкәсенә, балаларына, оныкларына ярдәм итеп, иҗат эчендә кайнап, җәмәгать эшләрендә актив катнашып, туган авылында яши.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас