Маяк
+22 °С
Яңгыр
Мәдәният
3 ноябрь 2022, 07:00

Килдек дуслар, Карабашка – Сөмбелә бәйрәменә

Борынгыдан безнең халык кырларда һәм бакчаларда урып-җыю эшләре тәмамлангач, уңыш бәйрәменә – “Сөмбелә”гә әзерләнә башлый

Килдек дуслар, Карабашка – Сөмбелә бәйрәменәКилдек дуслар, Карабашка – Сөмбелә бәйрәменә
Килдек дуслар, Карабашка – Сөмбелә бәйрәменә

Борынгыдан безнең халык кырларда һәм бакчаларда урып-җыю эшләре тәмамлангач, уңыш бәйрәменә – “Сөмбелә”гә әзерләнә башлый. Аны мултабын, көр күңел белән каршы алырга тырышканнар. Тәү чиратта, ул игенчеләргә рәхмәт белдерү максатында оештырылса, киләсе ел да мул уңыш белән сөендерсен өчен әлеге йоланы мотлак үтәргә кирәк, дип ышанган борынгылар. Күптән түгел  Карабаш авылында да “Сөмбелә” бәйрәме зурлап билгеләнде.

 Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы үткәргән һәр чара зур мәгънәгә ия. Карабаш мәдәният йорты каршында эшләп килүче бүлекчә дә күркәм йолаларны тергезеп, халыкка җиткерү юнәлешендә күркәм чаралар башкара. Күптән түгел генә биредә “Орчык бәйрәме” узса, менә бу юлы мәдәният хезмәткәрләре, авылның үзешчәннәре – Зинфира Шәемова җитәкчелегендәге “Ак калфак” оешмасы әгъзалары авылдашлары һәм кунаклар игътибарына “Сөмбелә” бәйрәмен тәкъдим итте. Өлкәннәр тамаша кылып, яшь чакларын, колхоз чорларын искә төшереп утырса, балалар һәм мәктәп укучылары өчен дә ул бик кызыклы һәм фәһемле булды.

Безнең халык бервакытта да җыр-моңнан аерылмаган. Шатлык килсә дә җырлаганнар, авыр мизгелләрне дә җыр белән үткәреп җибәргәннәр.

...Менә авыл халкы арып-талып урактан кайтып килә. Күңелләрен шатлык хисе били: зур эшне вакытында башкарып чыкканнар. Басу капкасы ягыннан килгән шатлыклы авазларны ишетеп, авылның олысы-кечесе җыела. Бригадир да монда – иң уңганнарны бүләкләргә килгән ул. Урак тәмамлангач, бераз күңел ачарга да мөмкин, дип хатын-кызлар төенчекләреннән калфакларын, матур алъяпкычларын алып кияләр. Араларыннан иң сылу, иң уңган кызны – Сөмбеләне сайлап, бәйрәм итә башлыйлар. Такмаклар, табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр, борынгы уеннар – барысы да җыр белән үрелә. Бу күренешләрдән балалар да икмәкнең нинди ачы тир түгеп үстерелүен аңлый, аның кадерен белергә өйрәнә.

Әлеге күркәм бәйрәм авыл халкының бердәмлеген, тырышлыгын да ачык күрсәтте. Мәдәни чаралар оештыручы Резида Мәрданова билгеләвенчә, авылда нәкъ шундый тырыш, бар яклап та сәләтле, ярдәмчел кешеләр яши. Барлык бәйрәмнәрне, истәлекле даталарны алар бергәләп, бик матур итеп үткәрә. Ул гына да түгел, күрше авылларга да концерт белән кунакка баралар. Бу өлкәдә 15 ел тәҗрибәсе булган Резида Касыйм кызы авылның иң моңлы, җор сүзле, бар яклап та уңган хатын-кызларыннан “Салават күпере” исемле халык уен кораллары ансамбле оештырган, “Сәрвиназ” фольклор ансамбле эшләп килә. Шуны да әйтергә кирәк, үзешчән артистлар арасында төрле һөнәр ияләре, шулай ук балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, мәктәп укучылары, укытучылар, пенсионерлар да бар. Сөмбелә ролен башкарган Лариса Мостафина – 8нче сыйныф укучысы. Җыр-биюгә дә, сүзгә бик оста кыз. Иҗади коллективта иң өлкәне — Люба апа Йосыповага 75 яшь булуга карамастан, сәхнәдә яшьләр белән бик җитез хәрәкәтләнә, моңлы тавышы белән кунакларны да әсир итте. Гаиләләре белән мәдәният учагына йөрүчеләр дә бар. Авыл китапханәсендә эшләүче Акчәчәк Акмалова – дүрт бала анасы. Башлыча, аңа мәдәни чараларны алып бару һәм сценарий язу кебек бурычлар йөкләнә. Бу көнне уллары — 3 яшьлек Айзат белән 8 яшьлек Данияр да милли киемнәрдә чыгыш ясады.

Шигырь язучылар да байтак биредә. Аларның иҗат җимешләре һәремнең күңел кылларын тибрәндерде. Эльмира Насыртдинова, бер ел элек кенә каләм тибрәтә башлавына карамастан, 200ләп шигырь язган. Аларның күп өлеше мәрхүм булган әнисенә багышланса, туган як, мәхәббәт темаларын да урап узмаган.

“Сөмбелә” бәйрәме һәркемнең күңеленә хуш килде. Кунаклар – “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, төрле район бүлекчәләре җитәкчеләре, “Илеш районы мәдәният бүлеге”  начальнигы урынбасары Альфира Вәлидова, Карабаш авыл биләмәсе башлыгы Илдус Камалов чыгышларында илебезгә иминлек теләп, бүгенге авыр вакытта бердәм булып, ярдәмләшеп яшәргә кирәклеген ассызыклады.

Гомумән, мондый чаралар авылны, халыкны берләштерү көченә ия, шул ук вакытта тагын да тырышыбрак эшләргә, үз эшеңнең әһәмиятен тоемларга мөмкинлек бирә. Карабаш авылында узган чараны оештыручыларга да рәхмәттән башка сүз юк.

 

 

Эльвира Ямалетдинова, Карабаш авылы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас