

Хисап җыелышы программасы бай эчтәлекле иде. Методист Г.М Солтанова . үзәк эшчәнлеге турында сөйләде. Педагоглар башкарылган эшләр турында хисап тоттылар. Шулай ук балалар иҗаты үзәге директоры Заманова Л.К чыгыш ясады, оешма эшчәнлегенең уңай якларын билгеләп үтте.
Хисап җыелышы ахырында үзәк эшчәнлегенең 2023 елга бурычлары һәм өстенлекле юнәлешләре билгеләнде. Намуслы хезмәте һәм вазыйфаи бурычларын үрнәк итеп үтәве өчен администрация башлыгының Мактау грамотасы белән директор Л.К. Үзаманова , өстәмә белем бирү педагоглары А.Ф. Вәлиева , А.Д. Мостафина бүләкләнделәр