Маяк
+21 °С
Болытлы
Мәдәният
27 февраль 2023, 05:09

Безнекеләр булдыра!

Халык бүлеге укучылары Төхвәтуллина Г.Ф. җитәчелегендә III Бөтенроссия конкурс-фестивалендә катнаштылар

Безнекеләр булдыра!Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!

"CRAZY BALAIKA" халык инструментларында башкаручылар Дмитрий Калинин истәлегенә. Конкурс 25-26 февральдә Яр Чаллыда Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбендә узды.

Конкурс жюри рәисе - Дмитрий Анатоль улы Калинин, «Русский Стиль» рус халык инструментлары оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры (Мәскәү шәһәре);

Жюри әгъзалары: Башкортостанның атказанган артисты - Олег Николай улы Мельников (Уфа шәһәре),

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре -  Людмила Потап кызы Николаевна (Казан шәһәре)

Конкурс йомгаклары буенча:

🏆  Вадим Төхвәтуллин - ГРАН-ПРИ

🥈Дамир Багманов  - 2 дәрәҗә Лауреат

🥈Таһир Фәтхелисламов  - 2 дәрәҗә Лауреат

Котлыйбыз һәм алдагы иҗади уңышлар телибез!

 

Фото: Айгуль Хуснетдинова

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас