

Т.Рахманов исемендәге урта мәктәбнең башлангыч сыйныф укучылары мәдәният сараеның «Алтын ачкыч» балалар театрының "Бөдрәкәй" исемле спектаклен карадылар (җитәкчесе - БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Э. М. Миңнегулова).
Әкият һәр яшь тамашачыга ошады. Балалар вакыйгалар үсешен яратып күзәттеләр, геройлар өчен борчылдылар, алар белән бергә шатландылар. Безнең артистлар әле бик яшь булуга карамастан, аларның һәрберсе үз талантын ача һәм күрсәтә алды. Бу эштә аларга театр җитәкчесе Эльвира Марсил кызы Миңнегулова ярдәм итте.
Чыганак: