Маяк
+21 °С
Болытлы
Мәдәният
10 апрель 2023, 06:45

Чын күңелдән якташларымны котлыйм! Илешләр!

Үткән ел узган "Уйна, гармун" Лангепас фестивале 2023 елда да кабатланды

Чын күңелдән якташларымны котлыйм! Илешләр!Чын күңелдән якташларымны котлыйм! Илешләр!
Чын күңелдән якташларымны котлыйм! Илешләр!

Чын күңелдән якташларымны котлыйм! Илешләр!

Үткән ел узган "Уйна, гармун" Лангепас фестивале 2023 елда да кабатланды. Лангепас шәһәре кунакларны һәм гармунчыларны каршы алды. Быелгы фестивальдә бик күп иң шәп гармунчылар катнашты.
Кемнәр катнашты дисезме? Безгә бик таныш гармунчыларыбыз сәхнәдә көч сынашты, матур моңнар, көйләр сузылды.
Конкурс булгач аның азагын түземсезлек белән көтәсең бит, кем беренче урында булыр дисең...
НИҺАЯТЬ...Өч сәгатьлек концерт тәмамланды, җиңүчеләр билгеле булды.
"Бу юлы гармун безнеке"- дип Люция ханым хәбәр итте.
Мин яратып өлгергән, без яратып өлгергән Исламовлар гаиләсе өчен бик шатландым. АЙНУР Фәвәрис улы җиңде һәм "Тула гармун"ы аңа бүләк ителде. Балалар да лаеклы урыннар яулады. Бу бәйрәм мөгаен, тагын бер яхшы шәһәр традициясенә әйләнер, чөнки быел икенче тапкыр уздырыла.
Чара "Нефтяник" мәдәният үзәгенең сәнгать җитәкчесе Лариса ханым Рябоволның, нефтьчеләрнең социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында җиңүе аркасында мөмкин булды. Проектларда катнашып, җиңеп, лаеклы урыннар яулаган сәнгать яраткан дусларым өчен бу фестиваль чыннан да бәйрәмгә әверелде.
Раушания Исхакова
"Дуслык күпере" Ханты-Мансийск

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас