Маяк
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәдәният
11 Май 2023, 14:12

Талантлы якташым

«Мин үз эшемне, кешеләр белән аралашуны бик яратам. Тормышымны сәхнәсез, рәхмәтле тамашачыларсыз күз алдына да китерә алмыйм»

Талантлы якташым
Талантлы якташым

«Мин үз эшемне, кешеләр белән аралашуны бик яратам. Тормышымны сәхнәсез, рәхмәтле тамашачыларсыз күз алдына да китерә алмыйм», - дип кабатлый Наталья Новикова, район мәдәният сараенда концертларда очрашкан вакытта.

Ул минем якташым, районның иң матур урынында урнашкан Гремучий Ключ авылында туган. Кайчандыр без аның белән яхшы күршеләр идек, бик тату яшәдек, бер-беребезгә кулдан килгәнчә ярдәм иттек.

1973 елда Екатерина һәм Михаил Сырцевларның күп балалы гаиләсендә дөньяга килә ул. Гаиләдә өлкәне булганлыктан, балачактан ук эшкә, тырыш хезмәткә күнегеп үсә. Тегәргә, курчаклар, күрше, дус кызлары киемнәрен үзгәртеп эшләргә бик ярата иде.

Мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйламый, 86 нчы һөнәри лицейда тегүчегә укый, шунда ук ул чорда район күләмендә данлыклы булган училищеның бию ансамблендә актив шөгыльләнә. Беренче хезмәт юлын туган авылы мәктәбендә башлый, арытаба клубта, почтада эшли.

Ә 2006 елдан әнисенең туган ягына- Андреевка авылына күченә. Шул вакыттан бирле мәдәният йортының алыштыргысыз мәдәни оештыручысы булып тора. Читтән торып мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белем ала. Күп еллар инде авыл биләмәсе һәм районның барлык чараларында иң актив катнашучы “Сударушки” фольклор ансамблен җитәкли. Өстәвенә, биюләр дә сала, аның түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар барлык бәйрәмнәрнең төп бизәге булып тора.

Андреевка авылының мәдәният йортында Н.Новикова оештырган туган якны өйрәнү музее бар. «Мин аны безнең горурлыгыбыз дип саныйм, чөнки бу - авыл тарихының бер өлеше. 15 ел дәвамында бөртекләп җыйдым”, - ди Наталья Михайловна музей белән горурланып.

“Әгәр кешенең таланты бар икән, ул һәрнәрсәдә күренә”, диләр халыкта. Наталья Михайловна милли киемдә курчаклар тегү буенча да бик оста. Үз тәҗрибәсен балаларга өйрәтә, даими рәвештә мастер-класслар үткәрә, үзенең иҗат җимешләре белән төрле күргәзмәләрдә катнаша.

Аның тырыш хезмәте күп санлы Мактау грамоталары һәм дипломнар белән бәяләнгән.

Натальяның гаиләсе зур. Тормыш иптәше Рөстәм белән өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, оныклары өчен ягымлы картәни-картәти дә әле алар. Тырыш гаилә мал-туар асрый, зур хуҗалык алып бара.

Наташаның тагын бер яраткан шөгыле- ул пешеренү: барлык бәйрәмнәрдә,чараларда аның оста куллары әзерләгән искиткеч пироглары, тортлар табын күрке булып утыра. Моны ишетеп кенә түгел, күреп тә белгән якыннары еш кына бәйрәмнәрдә заказ биреп тә әзерләтәләр.

Менә шулай талантлы, акыллы, ә иң мөһиме, оптимист һәм уңай кеше минем авылдашым.

 

Рәмилә Нургалиева. Гремучий Ключ авылы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: