Маяк
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 сентябрь 2023, 15:00

Көзнең сихри бизәкләре

Табигатьтә алтын көз. Гаҗәеп матур, үзенчәлекле фасыл үзенең матурлыгы белән таң калдыра. Агачларның төсләргә байлылыгы күз явын алырлык. Нинди төстәгеләре генә юк: кызылы да, сарысы да, яшеле дә – барысы. Әйтерсең лә рәссам үз рәсеменә ялгыш кына буяу тамызган. Инде яфраклар җир өстенә, төсен югалткан чирәмгә акрын гына төшәләр. Җил исеп киткәч, төрле төстәге яфраклар яңгыры башлана. Көз – уңыш җыю чоры, бүләкләргә бай. Күп кенә җиләк – җимеш, яшелчә көзен җитешә.

Көзнең сихри бизәкләре
Көзнең сихри бизәкләре

Әлеге хакыйкәтне истә тотып, Рсай авыл мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Гөлнара Исламова оештыруында “Көз бүләкләре” дип аталган бик матур бәйрәм чарасы узды. Анда “Урал” җәмгыяте, Рсай урта мәктәбе, балалар бакчасы, почта бүлекчәсе коллективлары һәм авыл халкы катнашып, көзге муллыктан, аның чагу төсен кулланып үзенең композициясен тәкъдим итте. Аларның һәрберсе фантазияга бай иде. Мәсәлән, балалар бакчасы коллективы үзләренең учреждениесенең исемен чәчәкләр белән “Мин “Акбузатны” яратам” дип язган һәм шулай ук төрле кул эшләрен тәкъдим итте. Почта бүлекчәсе хезмәткәрләре, бүгенге көн кадагындагы мәсьәләне чагылдырып, “Туган ил өчен, тынычлык өчен” дигән темага басып ясаган. “Урал” җәмгыяте (бухгалтерия) һәм Рсай урта мәктәбе коллективлары әзерләгән композицияләр үзенчәлекле, кызыклы, төрле чәчкәләргә, көзге яшелчәләргә бай булды. Шулай ук чәчкәләр яраткан һәм үстергән хуҗабикәләр Алия Нуретдинова, Ләйсән Гәрәева, Зумирә Выйльданова, Альмира Сакаева, Флизә Кәримова үз эшләрен тәкъдим итте. Шулар арасында, аеруча, З.Выйльданованың картоннан кисеп, аны төрле яфраклар, чәчкәләр белән бизәгән көз сылуы күпләрне үзенә җәлеп итте.

Барлык актив катнашучылар, шулай ук “Урал” җәмгыятенең генеральный директоры Елена Ибраһимова төрле чаралар уздырганда иганәчелек күрсәткәне өчен (бу юлы – Рсай мәдәният йортына ике өстәл алып бирде) район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатына ия булды.

Авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рим Садыйков һәрбер коллективның, хуҗабикәнең эшен югары бәяләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм бүләкләрен тапшырды.

Нинди бәйрәм җыр-моңсыз узсын инде?! Авылның моңлы сандугачлары Илдар Кәримовның, Рәмил Галиевның үзләре гармунда уйнап, Анил Гарифуллинның, Гөлнара Исламованың җырлаулары һәркемнең күңелен тибрәндерде. Рсай урта мәктәбе укучылары, авыл мәдәният йортында эшләп килүче бию түгәрәгендә шөгыльләнүче Вика Терехина һәм Элина Шәйхелисламованың дәртле биюләре күпләрне сокландырды. Бәйрәмне күңелле, җанлы итеп Альбина Гарифуллина алып барды.

Чара тамашачыларда онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Бәйрәм халыкның күмәк биюе белән тәмамланды.

Лира ШАМИЛЕВА.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: