Маяк
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 сентябрь 2023, 09:30

Чираттагы җиңү

Билгеле булуынча, агымдагы елның апрель аенда безнең район базасында өлкән буын вәкилләренең “Яратам сине, тормыш!” дигән республика конкурс-фестивале булып узды. Һәм менә шатлыклы хәбәр килде-анда безнең районның “Ветеран” район хоры уңышлы чыгыш ясап, призлы икенче урынны яулады.

Чираттагы җиңү
Чираттагы җиңү

Конкурста 28 кешене берләштергән хор башкорт халык җыры “Ай, матур гөлкәем”не башкарып, жюри тарафыннан югары бәя алган иде. Республика күләмендә дә җиңү яулады, һичшиксез, җитәкчебез Лилия Нәҗип кызы Таҗиеваның тырышлыгы игътибарга лаек.

32 ел хезмәтен балалар сәнгать мәктәбенә багышлаган педагог 2015 елдан район мәдәният сарае янындагы “Ветеран” район халык хоры белән җитәкчелек итә. Үз һөнәренең нечкәлекләрен ныклап үзләштергән остаз хорның репертуарын төрле халык һәм композиторлар җырларына тулыландыру, башкорт, урыс һәм татар телендәге җырларны бердәй милли колоритка җиткереп башкару осталыгына өйрәтү буенча ару-талусыз эшли һәм өлкәннәр белән уртак тел табып, алардан җыр сәнгатенә карата кызыксыну уятуга ирешә. Шуңа да соңгы елларда конкурс һәм фестиваль һәрдаим беренче яки икенче призлы урыннарны яулый.

Хор коллективында без җырларга өйрәнеп кенә калмыйбыз, биредә туган көннәр, юбилейлар, башка истәлекле даталарны бергәләп, күңелле итеп билгеләп үтәбез. Үзара аралашу өлкәннәрне якынайта, рухи көч өсти. Киләчәктә дә ирешелгән уңышлар яңаларын яуларга дәрт бирер, “Ветеран” халык хоры район үзешчәннәрен аерылгысыз бер өлеше булып калыр, дип ышанасы килә.

Альмира БАҺМАновА, район «ветеран» халык хоры әгъзасы. Югары яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: