Маяк
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
30 сентябрь 2023, 11:30

Бергәлектә - көч

Районыбыздагы авыл мәдәният учаклары Урындагы инициативаларны яклау, “Эшлекле гамәлләр” программалары рамкаларында елдан-ел күркәмләнә матурлана, яңа сулыш ала.

Бергәлектә - көч
Бергәлектә - көч

Шулай ук агымдагы ремонт эшләре мәдәният хезмәткәрләренең үз көче белән дә башкарыла. Әйе, алар сәхнә кешеләре генә түгел, ә кирәк икән штукатур-буяучы, төзүче һ.б. һөнәргә дә ия була. Ә шуның белән бергә, хезмәттәшләр җыелып, эшләрне күмәк башкарсак, күңеллерәк тә, тизрәк тә була.

Быел исә учреждениеләрне кышка әзерләү оешкан төстә үтте. Йонны, Анач, Шәммәт, Иштирәк авыл мәдәният учакларын күмәкләшеп ремонт башкардык. Иштирәктә исә мәдәни оештыручы кабинеты һәм сәхнә стенасы штукатурланып, буялды. Анач, Шәммәт авыл клубларында буяу эшләре башкарылды. Йонныда мәдәни учакның тышкы өлешенә шактый ремонт эшләнде – бинаның фасады тигезләнеп, матур итеп буялды. Хәзер ул үзенә җәлеп итеп тора. Бергәлектә –көч дигәндәй, эшне тиз тоттык. Һәркем канәгать калды. Бу җәһәттән үтенечләрне тормышка ашырырга ярдәм кулы сузган район мәдәният директоры Рөстәм Әхмәдиевка, аның урныбасары Альфира Вәлидовага рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Киләчәктә дә бергәлектә бер максатны гамәлгә ашырып, халыкның, яшьләрнең ял итү урынын чәчкә аттырырга, балкытып торырга язсын.

Нәсимә ИНСАПОВА, Иштирәк авыл мәдәният йортының мәдәни оештыручысы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: