Маяк
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 октябрь 2023, 12:15

Мәдәни учак яңа сулыш алды

Җомга кичендә Тәҗәй клубы гөрләп торды. Гөрләмәслек тә түгелремонттан соң учреждение үз ишекләрен ачты һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтте.

Мәдәни учак яңа сулыш алды
Мәдәни учак яңа сулыш алды

Бина 1977 елда төзелгән, шуннан соң күпме еллар үтеп, таушалган, күптән төзекләндерү сорый иде. Кужбахты авыл советы авыл биләмәсе хакимияте халык белән сөйләшеп, 2023 елда Урындагы инициативаларны яклау программасы буенча, клубны ремонтлап- зур күләмле эшне башкарып чыкты. Проектның гомум бәясе -1,5 млн.булып, халыктан 300 мең сум акча җыелды, бюджеттан тагын да 300 мең сум акча өстәлде. Күләмле эшләрне башкаруда бигрәк тә «Игенче» крестьян-фермер хуҗалыгы ( житәкчесе- Р.Ганиев), район мәдәният бүлеге (Р.Әхмәдиев), депутатыбыз Неля Әхмәтова, фермер Венер Зарипов, «Весна» магазины һ.б. өлеше зур булды. Бәйрәм чарасында махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм күрсәткән актив авылдашлар бүләкләнде. Әйтергә кирәк, акциягә халкыбыз дәррәү кушылды. Жыелышып маскировка челтәрләре үрелде, акча(сонгы гумконвойга -120 мең сум) инструмент, кирәкле материаллар, яшелчә-салатлар, бал, «Игенче» КФХ сы 2 ц. карабодай һәм борчак, 2 жылыту миче, Гремучий-Ключтән - ике (С.Сырцев, Р.Садреев), Т.Хөснуллин 1 жылыткыч мич эшләп, озатылды.

Шулай ук бу көнне авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләнде. «Игенче» леләр был 41000 ц. ашлык жыеп алган, 39 млн. сумга яңа техника кайтарылган. Төзелеш тә бик яхшы темпта алып барыла, 2000кв.м.мәйданлы склад- амбар корылмасы сафка баскан, 2500 кв. м. асфальт- бетон түшәлгән. Хезмәт хакы яхшы, вакытында түләнә. Эшләгән кешеләр, пенсионерлар, пайчылар- барысы да ашлык, салам, печән белән тулысынча тәэмин ителгән. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.Нәбиев, район мәдәният бүлеге начальнигы Р.Әхмәдиев, «Игенче» КФХ җитәкчеләре И.Шәяхмәтов, Р. Ганиев һәркайсы күңелен түрендәге теләкләрен залда җыелучыларга җиткерде. Уңган хезмәткәрләр Рәсүл Мәрһәмов белән Фларис Кашаповка муниципаль район хакимиятенең Мактау грамотасы тапшырылды.

Рәмилә НУРГАЛИЕВА. Тәҗәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: