Маяк
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 ноябрь 2023, 12:00

Мәдәни учакларда тормыш кайный

Мәдәният хезмәте күрсәтү – җаваплы һәм бик үзенчәлекле тармак. Хезмәт кешесенең ял вакытын файдалы, күңелле һәм нәтиҗәле итеп оештыруда мәдәният хезмәткәренең роле гаять зур. Район мәдәният тармагы 3 муниципаль бюджет учреждениесе   эшен берләштерә, аларның составында 84 мәдәният учреждениесе бар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, районда бер генәсоциаль әһәмиятле вакыйга да әлеге учреждениеләр катнашлыгыннан башка үтми. 

Мәдәни учакларда тормыш кайный
Мәдәни учакларда тормыш кайный

Ел төрле яшьтәге аудитория өчен исәпләнгән яңа ел чаралары белән башланды. Ватанны саклаучылар, 8 Март Халыкара хатын-кызлар, район оешу, бию көненә, Җиңү, Яшьләр, Русия һәм Салават Юлаев, Халыкара Өлкәннәр, Укытучылар һ.б көннәргә бәйрәм концертлары әзерләнде һәм күрсәтелде. 

Пушкин картасы буенча район мәдәният сараеның иҗади төркеме Югары Яркәй һәм Бакалы авылларының Башкорт аграр – технология колледжы талиблары өчен «Башкорт халык җырлары һәм музыка кораллары» дип аталган күчмә лекорийлар оештыра. Җәйге каникуллар вакытында «Орленок» балалар ял һәм сәламәтләндерү лагеренда да күчмә әдәби-тематик кичәләр, кече сыйныф укучылары өчен «Светофор янында кунакларда» конкурс – уен программасы үткәрелде. Андреевка күп функцияле мәдәният йортында “Масленица” бәйрәме, Теләкәйдә ә «Аек авыл – 2023» Республика конкурсы кысаларында “Самавыр”бәйрәме үткәрелде. «Чагыл» халык театры тамашачыларны А.Әхмәтгалиеваның «Ул бит кичә иде» спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Ел башыннан авыл биләмәләре арасында үзешчән коллективларның район фестиваль – конкурсы узды. Район мәдәният сараенда фестивальнең гала-концерты оештырылды. Республика күләмендә үткән чаралар да игътибар үзәгендә, әйтик, Русия һәм Белоруссия төбәкләренең Х форумында «Дуслык хороводы»дөнья рекордын куюда катнаштык. Район мәдәният сарае иҗат коллективлары Татарстан Республикасының Меңнәр авылында «Сабантуй» халык бәйрәмендә чыгыш ясады.

28 июльдә район китапханәләре белән берлектә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган «Исәнмесез, җилләр, туган җирләр» хәтер кичәсе уздырылды, шулай ук «Мин Сөн кошы! «район конкурсына йомгак ясалды.

Республика конкурсларыннан һәм фестивальләреннән дә читтә калмыйбыз, призлы урыннар яулыйбыз. «Алтын ачкыч» үрнәкле балалар театры (җитәкчесе Э.Миңнеголова) республика театр коллективлары фестивалендә III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Мәдәният сарае хезмәткәрләре Айгөл Хәсәнова, Алик Борханов, Альбина Гайфуллина «Жырда калсын безнен гомерләр» И.Смаков исемендәге республика вокалистлар конкурсында катнашып, дипломнар белән бүләкләнделәр. Павел Сивагрив “Крещенские морозы” төбәкара җыр һәм бию фестиваль-конкурсында II дәрәҗә Дипломант булды, Гөлназ Нуриязданова «Яшь тавышлар» эстрада җырын башкаручыларның ачык республика конкурсында III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. “Куделя” халык вокаль ансамбле (Р. Зарипова) “Торатау моно” хорлар һәм вокаль ансамбльләрнең ачык республика конкурсында) - I дәрәҗә Дипломант булса, “Халык җаны” Бөтенрусия фестиваль-конкурсында II дәрәҗә лауреат дипломы алды. Алик Борханов “Талант-2023” Халыкара күп жанрлы креатив – конкурста катнашып, 1 дәрәҗә Дипломант булуга иреште.

“Акбузат” үрнәкле халык биюләре ансамбле (Г. Габдекәева) республика хореография коллективларының “Дуслык хороводы” фестиваленнән - I дәрәҗә Диплом,Санкт – Петербург шәһәрендә үткән “Призвание-артист” Халыкара иҗади фестиваль – конкурстан Гран - при белән кайтты.   Бүгенге көндә район мәдәният сараенда, клубларда, мәдәният йортларында, иҗат коллективларының репетицияләре уза, алар хәйрия концертлары уздыра,Яңа ел чараларына әзерләнә. «Чагыл» халык театры авылларда күчмә тамаша белән гастрольләргә чыкты,  4 октябрьдән район үзәге балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә «Светофорда кунакта» күңел ачу чарасы үткәрү өчен чыгулар башланды. Басуларда урып-җыю вакытында авыл хезмәтчәннәре алдында мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясады. Агитбригадалар эшендә район мәдәният сарае һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнашты.

Агымдагы елда Урындагы инициативаларны яклау программасы буенча Тәҗәй, Краснояр, Мари-Мәнәвез авылында мәдәният йортлары капиталь ремонтланып, яңа сулыш алды, башкарылган эшләрнең гомуми суммасы 5 млн.958 мең сум тәшкил итте.

«Бердәм Русия» сәяси партиясенең «Эшлекле гамәлләр» проектын тормышка ашыру кысаларында республика һәм урындагы бюджетлар хисабына Анач һәм Теләкәй авыл клубларында ремонт эшләре башкарылды, Кадер авыл мәдәният йортына музыкаль җиһазлар сатып алынды. Әлеге проект кысаларында башкарылган эшләрнең гомум суммасы 447 мең сум тәшкил итте.

Агымдагы елда мәдәният учреждениеләренең матдитехник базасын ныгыту буенча гаять зур эш башкарылды. Дөмәй, Иске Кыргыз, Карабаш, Йонны, Иләкшиде, Иштирәк, Шәммәт, Лаяшты, Аккүз, Исәммәт авыл мәдәният йортларында 290 мең сумлык косметик ремонт үткәрелде. Анач, Аккүз, Йонны авыл мәдәният йортларына сәхнә киемнәре сатып алынды, район мәдәният сараеның әйдәп баручы һәм иҗат коллективлары өчен 1 млн. 380 мең. сумга сәхнә костюмнары тегелде.

«Уңайлы мохит» республика программасы кысаларында гражданнарның мобиль төркемнәре өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә керүне тәэмин итү өчен ике тапкыр Советлар Союзы Герое М.Гәрәев музеена субсидия бүлеп бирелде. Планлаштырылган чараларга түбәндәгеләр кертелгән: бинаны өлешчә капиталь ремонтлау, шулай ук 731 мең сумлык махсус җиһазлар сатып алу.

Сүлте авыл мәдәният йорты «Иң яхшы мәдәният учреждениесе» конкурсында җиңүче булды һәм 102 мең сум субсидия алуга иреште.

2023 елда барлык мәдәни-ял итү учреждениеләре «Пушкин картасы» Бөтенрусия мәдәни программасын гамәлгә ашыру буенча актив эш алып бара, «Пушкин картасы» буенча 479 мәдәни-ял итү чарасына 1млн. 743 мең сумга 8311 билет сатылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык мәдәният хезмәткәрләре төрле өмәләрдә, клубларны һәм мәдәният йортларын ремонтлауда, «Орленок» балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерен әзерләүдә актив катнашты һ.б.

Шул ук вакытта кичекмәстән хәл итүне таләп итә торган проблемалар да бар, хезмәткәрләрнең якынча 10 проценты пенсия яшендә, шул рәвешле, квалификацияле белгечләр җитми, бүгенге көндә тавыш операторларына, вокалистларга, хореографларга, шоферларга, мәдәни оештыручыларга ихтыяҗ бар. Теләге булганнарны мәдәни өлкәгә эшкә чакырабыз.

Рөстәм ӘХМӘДИЕВ, район мәдәният бүлеге начальнигы.

Мәдәни учакларда тормыш кайный
Мәдәни учакларда тормыш кайный
Мәдәни учакларда тормыш кайный
Мәдәни учакларда тормыш кайный
Мәдәни учакларда тормыш кайный
Мәдәни учакларда тормыш кайный
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: