Маяк
+6 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
5 апрель , 10:15

“Чагыл” яктылык өләшә

Талантлы, үз эшләренең чын осталары булган район мәдәният сарае хезмәткәрләре халыкка яктылык, мәрхәмәт өләшә, матурлыкны күрергә, тоя белергә, бәяләргә өйрәтә. Шулар арасында бик күп еллар дәвамында милләтебезнең рухын, милли үзенчәлеген, телен, әхлагын саклап һәм үстереп, безне бербөтен халык итеп тотучы район мәдәният сарае каршында эшләп килүче “Чагыл” халык театры һичшиксез, олы ихтирамга, чиксез мәхәббәткә лаек.

“Чагыл” яктылык өләшә
“Чагыл” яктылык өләшә

Бөтендөнья театр көне уңаеннан район мәдәният сараенда коллектив (җитәкчесе, режиссеры, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре - Эльвира Миңнеголова) төрле спектакльләрдән өзекләр сәхнәләштереп күрсәтте. Тамашачы һәр чыгышны ихлас кабул итеп, артистларны алкышлап утырды. Галиәскәр Камалның “Беренче театр”, Казан шәһәрендә узган “Иделйорт” театр фестивалендә өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган Мостай Кәримнең “Кыз урлау”, Таһир Таһировның “Галия”, Ибраһим Абдуллинның “Айсылуның айлы кичләре”, Айгөл Әхмәтгалиеваның “Ул бит кичә иде” спектакленнән өзекләр тәкъдим ителде. Һәр сәхнә әсәрен үзешчән сәнгать осталары Сәгыйть Муллаәхмәтов (РСФСР халык мәгарифе отличнигы, РФ атказанган укытучысы), Миләүшә Миңнебаева, Рифа Латыйпова, Әмирә Газизова, шулай ук мәдәният сарае хезмәткәрләре Альфира Вәлидова, Айгөл һәм Вилнур Хәсәновлар, Илсөяр Тәхавиева, Лилия һәм Илдар Хәйбрахмановлар, Алмаз Шәрипов, Регина Хәйдәрова һ.б. үз рольләрен җиренә җиткереп башкардылар. Айвар Миңнеголов -музыкаль яктан бизәүдә, Руслан Шәрипов - декорация урнаштыруда, Маргарита Бабаева яктылык көйләүдә, Римма Шафыйкова, Әнүзә Низамова зәвыклы, матур киемнәр белән тәэмин итүгә үз өлешен кертте.

Тамаша ахырында район мәдәният бүлеге начальнигы коллективны бәйрәм белән тәбрикләде һәм артистларга Республика халык иҗаты үзәгенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Лилия ЙОСЫПОВА.

“Чагыл” яктылык өләшә
“Чагыл” яктылык өләшә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: