Маяк
-11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 сентябрь , 15:40

Яшь гаиләләргә мөһим ярдәм

Башкортстанда «Авыл мәдәният хезмәткәре» кебек республика программасы уңышлы эшләп килә.

Яшь гаиләләргә мөһим ярдәм
Яшь гаиләләргә мөһим ярдәм

Бу программа яшь белгечләргә туган авылларында эшләргә һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнергә стимул бирә. 2021 елның сентябрендә Башкортстанда «Авыл мәдәният хезмәткәре» республика программасы старт алды. Бер тапкыр бирелә торган компенсация 2021 елдан башлап авыл торак пунктларына яки 50 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәр торак пунктларына эшкә килгән һөнәри белемле мәдәният учреждениеләре белгечләренә һәм мәдәният өлкәсендәге өстәмә белем бирү учреждениеләренең (балалар сәнгать мәктәпләре, балалар музыка мәктәпләре, балалар хореография мәктәпләре) педагогик хезмәткәрләренә каралган.

–«Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы авылда мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итүдә мөһим роль уйный. Бу программаның максаты – зур булмаган шәһәрләргә һәм авылларга мәдәният хезмәткәрләрен җәлеп итү, аларның һөнәрләренең абруен күтәрү һәм кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итүдән чыгып эшләнде. Хезмәт хакы бик аз булган авыл мәдәният хезмәткәрләре өчен «авыл мәдәният хезмәткәре» программасы бик мөһим. авылда зур булмаган мәдәният йорты директоры бар икән, анда тормыш шулкадәр кайный ки, яшьләре дә, картлары да катнаша. Мәдәният йортлары буенча алга таба да актив эш алып барырга кирәк, алар безнең төрле хәлдә. әлбәттә, күбрәк ярдәм итәсе килә, без бу программаны башладык, әмма аны өйрәнергә кирәк, ул ни дәрәҗәдә төгәл максатка эләгә. Мәдәният хезмәткәрләребезгә рәхмәт, – ди төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.

2021 ел нәтиҗәләре буенча республика бюджетыннан программаны гамәлгә ашыруга 30 млн сум акча юнәлдерелгән. 49 шәһәр һәм районнан 60 хезмәткәр 500әр мең сум акча алган. Шушы акчалар хисабына 27 кеше фатир яки йорт өчен беренчел взнос керткән, өлешчә яки тулысынча ипотека кредитларын түләгән, ремонт планлаштырган, ә 17 кеше йорт төзү өчен төзелеш материаллары сатып алган. 2024 елдан башлап ел саен дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләренең утыз профессионалына, шулай ук балалар сәнгать мәктәпләрен, музыка, сәнгать һәм хреография мәктәпләрен кертеп, мәдәният өлкәсендә өстәмә белем бирү учреждениеләренең педагогларына дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк. Бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләү 1 млн. сум тәшкил итә. 2025 елда «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы инде ил күләмендә эшли башлаячак – Русия Президенты Владимир Путин бу хакта Федераль Җыелышы Юлламасы барышында игълан итте.

 “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы буенча, район мәдәният сараеның яшь белгече Регина Хәйдарова 500 мең сум грантка ия булды. Ул бу субсидия ярдәмендә торак ипотекасының бер өлешен каплаган.

– Мин Карабаш авылында туып-үстем. Уфа сәнгать училищесын “Русия халыкларының милли уен кораллары” белгечлеге буенча тәмамлагач, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга кердем. Өч ел көндезге бүлектә белем алгач, читтән торып укуга күчтем һәм туган ягыма кайтып, эшкә урнаштым. Район мәдә ният бү легендә “Авыл мәдәният хез мәткәре” программасы эш ләвен хәбәр иттеләр һәм мин анда катнашырга булдым. Минем өчен әлеге программа зур ярдәм булды, чөнки яшь гаиләләргә ул бик кирәк. Яшь белгечләрне дәүләт дәрәҗәсендә хәстәрләү бик мөһим. Хезмәтемне, тырышлыгымны күрә белүләре өчен рәхмәтлемен. Яшь белгечләргә дәүләт тарафыннан мондый ярдәм чаралары бик кирәк һәм зур стимул булып тора. Яшьләрне авыл җиренә, районга җәлеп итү өчен мондый ярдәм чаралары күрсәтелүе зур әһәмияткә ия. Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров илдә тәүгеләрдән булып авыл мәдәният хезмәткәрләре өчен грант булдырды. Шуңа аңа шәхсән рәхмәтлемен. Бүген ирем Рәмил белән кызыбыз Амелияне үз фатирыбызда тәрбияли алуыбыз белән бәхетлебез, – ди Регина Хәйдәрова.

Альфира Вәлидова, район мәдәният бүлеге начальнигы урынбасары:

-Башкортстан беренчеләрдән булып авылларда эшләүче мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтә башлады. төбәк Башлыгы радий Хәбиров инициативасы белән “авыл мәдәният хезмәткәре” программасы эшләве дә яшь белгечләргә зур ярдәм. Грантның шартларына килгәндә, мәдәният хезмәткәрләре бу урында биш ел эшләргә тиеш. Безнең коллективта бу критерийларга Регина Хәйдарова туры килде.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: