Маяк
-11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
11 октябрь , 11:00

Рухи байлыкны саклау һәм үстерү юнәлешендә

Мәдәният өлкәсе халыкның рухи байлыгын саклау һәм үстерү юнәлешендә эшчәнлек алып бара. Хәзерге вакытта районның мәдәният тармагы 3 юридик шәхеснең эшен берләштерә.

Рухи байлыкны саклау һәм үстерү юнәлешендә
Рухи байлыкны саклау һәм үстерү юнәлешендә

Мәдәният учреждениеләре челтәрендә район мәдәният сарае, 30 авыл мәдәният йорты, 19 авыл клубы, 30 муниципаль китапханә, шул исәптән 6 модельле китапханә (үзәкләштерелгән китапханә системасы буенча китапларның гомум фонды 397100 данә тәшкил итә), 2 музей, балалар сәнгать мәктәбе, М.Гәрәев кинотеатры, Башкортстанның М. Гәрәев ис. тарихи – мәдәни үзәк бар. Мәдәният йортларында 221 клуб формированиесе эшли, анда 2139 кеше катнаша. Районда 12 «халык» һәм 4 «үрнәкле» коллектив бар.

2024 елда үзешчән коллективлар, солистлар, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, китапханә хезмәткәрләре 5 төбәкара, 12 Республика, 3 Бөтенрусия, 9 төбәк, 6 халыкара конкурс һәм фестивальләрдә актив катнаштылар.

Ел башыннан «Без бергә», «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» исеме астында 98 патриотик акция уздырылды. Мәдәният учреждениеләре тарафыннан «Җиңү өчен!Безнекеләр өчен! Ватан өчен!» район марафоны кысаларында 22 хәйрия концерты оештырылды. Иҗади коллективлар һәм башкаручылар Украинадагы махсус хәрби операциядә Ватаныбызны саклаучы якташларыбызны яклап чыгыш ясады. Билетлар сатудан алынган акча рәвешендәге хәйрия ярдәме хәрби хәрәкәтләр зонасында булган мобилизацияләнгән сугышчыларның ихтыяҗларына юнәлдерелде.

28 августта район мәдәният сараенда Башкортстанның халык язучысы, филология фәннәре докторы, Башкорт дәүләт университеты профессоры, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән хезмәткәре, Русия Федерациясенең мактаулы югары белем хезмәткәре, Г.Ибраһимов ис. әдәби премия лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны, икенче дәрәҗә «Ватан сугышы», өченче дәрәҗә «Дан» орденнары кавалеры, Илеш районының мактаулы кешесе Суфиян Шәмсетдин улы Поварисов 100 еллыгына багышланган «Аҡ ҡайынлы Илешем» хәтер кичәсе булды.

2024 елда Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан районда бренд (имидж) чарасы хупланды, ноябрьдә «Икмәк – барысына да баш» ачык район бәйрәме планлаштырыла.

Шулай ук районның ел саен үткәрелә торган бренд чараларының берсе - «Минем кече Ватаным» авыл биләмәләре арасында үзешчән халык иҗаты фестивале.

«Мәдәният» милли проекты кысаларында 2024 елда федераль бюджеттан субсидия бирелеп, Шәммәт авыл клубы ремонтланды, җиһазландырылды. Биредә Татарстан Республикасының халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган музей һәм бюст ачылды.

Ел саен Урындагы инициативаларны яклау программасы буенча авылларда клублар төзекләндерелә. Анда капиталь ремонт, җылыту системасын алыштыру, газ белән җылытуга күчерү, бинаның эчке бизәлеше керә. Быел Югары Манчар авыл клубына ремонт ясалды. Шулай ук «Бердәм Русия» сәяси партиясенең «Эшлекле гамәлләр» проектын тормышка ашыру кысаларында Сеңрән, Аккүз һәм Илеш авыл клубларына республика һәм урындагы бюджетлар хисабына музыка җиһазлары сатып алды.

2024 елда «Уңайлы мохит» республика программасы кысаларында гражданнарның мобиль төркемнәре өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләреннән файдалануны тәэмин итү өчен Базытамак модельле авыл мәдәният йортына субсидия бирелде. Биредә өлешчә ремонт ясау һәм махсус җиһазлар сатып алу планлаштырыла.

Лилия ЙОСЫПОВА.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: