Маяк
-9 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 февраль , 11:00

“Актирәк” дусларын җыйды

«Актирәк» халык фольклор коллективында зур бәйрәм - җитәкчебез Зәйтүнә Риф кызы Шәрифҗанованың юбилей кичәсе булып үтте.

“Актирәк” дусларын җыйды
“Актирәк” дусларын җыйды

Зәйтүнә Риф кызы Авыргазы районы Үтәймулла авылында туып - үскән. Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесында бер төркемдә укыган Рәвил белән танышып, яшьләр гаилә кора һәм диплом алгач, Шәрифҗановлар егетнең туган ягы – Илешкә кайта.
Берсе - гармунчы, икенчесе җыр-бию остасы буларак, Кужбахты, Тәҗәй авылларында мәдәни эшне җанландырып җибәрәләр. 35 ел авыл мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләү дәверендә Зәйтүнә Риф кызы иң якын ярдәмчесе Рәвил белән матур нәтиҗәләргә ирешә.

Бүгенге көндә лаеклы ялда булсалар да актив тормыш алып баралар - җыр һәм бию фольклор ансамбле оештырып, биләмә территориясендә, район күләмендә үткән чараларда - алар йөзек кашы. Кужбахты авыл мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы. Сәхнәләрне шаулатып, җыр - бию, котлау сүзләре бер-берсен алыштырды. Ансамбль бу чарага инде көздән үк әзерлек эшләре башлаган иде: Зәйтүнә апаның алтын куллары белән өр-яңадан костюмнар тегелде, һәркайсыбыз аларны бизәп-чигеп, баш киемнәрен матурлап текте.

Программа элекке җыр-биюләр белән бергә, яңа гына «табадан» төшкәннәре дә сәхнә бизәге булып, тамашачы күнеленә ятты. Ике сәгатьлек концерт бер мизгел булып сизелмичә дә үтеп китте. Халык үзенең талантлы авылдашын һәм аның коллективын аягүрә басып алкышлады.

Зәйтүнә Риф кызын котларга бик күп мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Әхмәдиев, урынбасары Альфира Вәлидова, район «Агинәйләр» оешмасы җитәкчесе Галимә Галиева, Кужбахты авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Азат Йосыпов, «Игенче» КФХсы управляющие Рәмил Ганиев, авылдашлар исеменнән Альфред Хәтмуллин, Гөлназ Гәрәева, Рәмилә Рәхмәтуллина котлау сүзләрен җиткерде, гөлләмә - бүләкләрен тапшырды. 

Район төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан, 2025 – Русиядә Ватанны саклаучылар, Башкортстанда махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елына багышлап, Хәйрия марафоны старт алды. Безнең коллектив та, бу чарага ихлас кушыла һәм хәйрия концертлары белән күрше авылларга чыга.

Рәмилә НУРГАЛИЕВА. Гремучий Ключ авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: