Бүлекнең отчет җыелышында начальник Р.Әхмәдиевның докладыннан күренүенчә, узган елда мәдәният учреждениеләренә ремонт ясау һәм материаль-техник базаны ныгыту буенча күп кенә эшләр башкарылган. Шунысы сөенечле, мәдәни учреждениеләр кышын тиешенчә җылытылып, халык үзешчән сәнгать түгәрәкләренә, репетицияләргә, чараларга теләп йөргән. Ел дәвамында барлык мәдәният хезмәткәрләре Шәммәт, Югары Манчар, Тыпый авыллары мәдәният йортлары территорияләрен һәм биналарын төзекләндерү эшләрендә актив катнашкан. Урындагы инициативаларны яклау программасы буенча Югары Манчар авыл мәдәният йортына 1,5 млн. сумга капиталь ремонт башкарылган. «Эшлекле гамәлләр» программасы буенча Илеш, Сеңрән, Аккүз мәдәният йортларына 495 мең сумлык музыкаль аппаратура сатып алынган. «Мәдәният инфраструктурасын үстерүнең сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәсен тәэмин итү» («Мәдәни мохит») төбәк проекты кысаларында Шәммәт авыл клубына капиталь ремонт ясалган. «Мәдәният» милли проекты буенча «Иҗади кешеләр» подпроекты буенча Лаяшты мәдәният йортына сәхнә киемнәре сатып алынган һ.б.
«Уңайлы мохит» программасы буенча Базытамак авыл мәдәният йортын төзекләндерүгә 1 млн.300 мең сум күләмендә субсидия бүленгән. Башкарылганнар белән беррәтән, район мәдәният сараен, тарих-туган якны өйрәнү музеен, үзәк китапханәне, Ташкичү һәм Мари-Мәнәвез авылларындагы клубларны капиталь ремонтлау - кичекмәстән хәл итәсе мәсьәләләрдән. Җитәкче билгеләвенчә, бу максатта субсидияләү конкурсларында катнашу өчен проект-смета документлары пакеты әзер.
Урындагы инициативаларны яклау программасы буенча Исанбай, Кужбахты һәм Игмәт авыл мәдәният йортларына газ белән җылытуга күчү, Дөмәй авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Торачыда һәм Татар Мәнәвезендә ике объект - яңа клублар төзү буенча республика программасына кертелгән, моның өчен документлар әзерләнгән.
2024 елда коллективлар «Байык» конкурсында лауреат булса, ике учреждение «Иң яхшы учреждение» һәм «Иң яхшы мәдәният хезмәткәре» конкурсларында җиңү яулаган.
9 Майга багышланган чаралар, район һәм авыл Сабантуйлары 2024 елның төп мөһим чаралары булган. «Ватан өчен, безнекеләр өчен, Җиңү өчен!» район хәйрия марафонын әзерләү һәм үткәрү, аны әзерләүдә һәм үткәрүдә 8 000нән артык кеше катнашкан. Җыелган акчалар 401 мең сум тәшкил иткән. Уфада оештырылган «Илеш халкы – Ватанның лаеклы уллары!» хәйрия концертында Илеш районыннан булган, район белән тыгыз элемтәдә яшәүче танылган артистлар, башкорт дәүләт аграр университетының сәнгать осталары катнашкан. МХОда катнашучыларга ярдәм итү өчен хәйрия фондына акча күләме 300 мең сумнан артык тәшкил иткән.
Шәммәт авылында күренекле мәдәният эшлеклеләре һәм Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашында Роберт Миңнуллин музеен ачу да узган елның мөһим вакыйгаларыннан. «Икмәк - барысына да баш» бәйрәмендә республиканың 12 районыннан коллективлар һәм башкаручылар катнашты.
Мәдәни-ял итү учреждениеләре белгечләре даими рәвештә квалификация күтәрү өстендә эшлиләр, мәсәлән, «Иҗади кешеләр» проекты кысаларында һәм күтәрү курсларында төрле юнәлешләр буенча 11 кеше белем алган. Пушкин картасы буенча да эш дәвам итә, 2024 елда Пушкин картасы белән үткән чараларга 1200 бала җәлеп ителгән. Башкортстан Республикасы буенча район өч ел йомгаклары буенча Пушкин картасы белән эшләү буенча лидерлар унлыгында, район мәдәният сарае, Бишкурай, Рсай, Иске Кыргыз, Иштирәк мәдәният йортлары узган елда лидерлар булган.
Төп докладка кушылып сөйләүчеләр – “Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” МБУ директоры А.Якупова, М.Гәрәев ис. кинотеатр мөдире И.Нуретдинов, район тарих-туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Г.Гәрәева, М.Гәрәев ис. музейның фәнни хезмәткәре Ф.Нурыйәхмәтова үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды.
Җыелышта муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Р.Хәертдинов катнашып, теләк-тәкъдимнәрен җиткерде һәм районыбызда мәдәният үсешенең төп юнәлешләрен билгеләде. 2025 елга планнарга килгәндә, яңа мәдәни программаларны гамәлгә кертү, урындагы иҗат коллективлары белән хезмәттәшлекне киңәйтү һәм яшьләрнең районның мәдәни тормышында катнашуын активлаштыру буенча эшне дәвам итүнең мөһимлеген ассызыклады. Арытаба районның мәдәни тормышын үстерүгә зур өлеш керткән бер төркем алдынгыларга Мәдәният министрлыгының, муниципаль район хакимиятенең һәм мәдәният бүлегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Лилия ЙОСЫПОВА.