Маяк
+5 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 март , 11:00

Иҗат, мирас һәм бердәмлек

Илеш районы мәдәният учреждениеләре мәдәни мирасны саклап кына калмыйча, аны баетып, халыкны яңа иҗади проектлар белән сөендереп, актив үсеш юлын дәвам итә.

Иҗат, мирас һәм бердәмлек
Иҗат, мирас һәм бердәмлек

Районның мәдәният учреждениеләре челтәре 84 берәмлекне берләштерә. Алар арасында район мәдәният сарае, 30 авыл мәдәният йорты (шуларның 5се — күпфункцияле), 19 авыл клубы, 30 муниципаль китапханә (6сы — модельле китапханә), район тарих-туган якны өйрәнү музее, ике тапкыр Советлар Союзы Герое М. Гәрәев музее, Ташчишмә авылындагы аның музей-йорты, район балалар сәнгать мәктәбе, М. Гәрәев исемендәге башкорт тарихи-мәдәни үзәге бар. Клуб учреждениеләрендәге утыру урыннарының гомуми саны 9056 тәшкил итә, бу мәдәни чараларның киң колачлы булуын күрсәтә.

Мәдәният учреждениеләрендә үз эшенә тугрылыклы 125 белгеч хезмәт куя, шуларның 90ы — төп персонал. Хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсе дә югары: 37,5 проценты югары белемле, 67 проценты урта махсус белемгә ия. Сигез атказанган мәдәният хезмәткәре районның мәдәни тормышын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертә.

Районның иҗади потенциалы бай һәм күпкырлы. Барлыгы 287 клуб формированиесендә 3429 кеше шөгыльләнә. Алар төрле яшь категорияләрен колачлый: балалар өчен - 73, яшьләр өчен -78, өлкәннәр өчен – 136.12 иҗат коллективы «Халык», ә 4есе «Үрнәкле» исеменә лаек булган, бу аларның югары сәнгать осталыгын дәлилли.

Узган 2025 ел вакыйгаларга аеруча бай булды. Ел Илеш районы төзелүгә 90 ел тулуга багышланган тантаналы концерт белән башланып китте. «Ватан» фестивале кысаларында «Хөрмәт. Дан!» хәйрия марафонына старт бирелде. Ул Русия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елына, Башкортстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елына, шулай ук 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Марафон нәтиҗәсендә 500 мең сум акча җыелып, хәйрия фондына юнәлдерелде.

«Кыңгырау чыңы» республика балалар театрлары фестивале кысаларында «Чагыл» халык театры үз исемен раслады һәм «үрнәкле» исеменә лаек булды.

Ел дәвамында календарь һәм фольклор бәйрәмнәре киң колач белән уздырылды. Брендлы чаралар арасында 5 нче«Ауаз» башкорт этник мәдәнияте һәм заманча сәнгате ачык күп жанрлы фестивале аеруча игътибарга лаек, ул күп санлы талантлы башкаручыларны һәм тамашачыларны җыйды. Март аенда «Хатын-кызлар бәхете территориясе» ачык республика академиясе чарасы узды.

Район мәдәният учреждениеләре конкурсларда да югары нәтиҗәләр күрсәттеләр: «Клуб ОК» бәйгесендә җиңү яуладылар, ә методик хезмәт «Осталык чикләре» конкурсында беренчелеккә иреште. «Кече Ватан мәдәнияте» конкурсында Иске Кыргыз, Базытамак, Сүлте, Этәй авыл мәдәният йортлары һәм район мәдәният сарае җиңүчеләр рәтенә керде. Түбән Череккүл мәдәният йорты «Иң яхшы мәдәният учреждениесе» республика конкурсында җиңүче булды.

Матди-техник базаны ныгытуга да зур игътибар бирелде. 2025 елда бу максатка 24 миллион сумнан артык акча юнәлдерелде. Финанслау төрле чыганаклардан — үз керемнәрдән, җирле бюджеттан, «Эшлекле гамәлләр» проекты, «Иң яхшы учреждение» программасы, китап фондларын тулыландыру, шулай ук Урындагы инициативаларны яклау программасы кысаларында башкарылды. Әлеге программа нигезендә Карабаш, Бишкурай, Дөмәй авыл мәдәният йортларында капиталь ремонт үткәрелде, ә Игмәт, Исанбай, Кужбахты авыл мәдәният йортлары газ белән җылытуга күчерелде.

Район учреждениеләре «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыруда да актив катнаштылар: 256 чара үткәрелеп, 5870 билет сатылды, керем 2,5 миллион сумнан артты.

2026 елда да мәдәният өлкәсендә эшне актив дәвам итү планлаштырыла. «Икмәк бәйрәме» брендлы чарасын уздыру күздә тотыла. Февраль аеннан Русия Халыклары бердәмлеге, Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елына багышланган «Бердәмлектә безнең көч!» район фольклор иҗаты хәйрия конкурс-фестивале старт алды. Җыелган барлык акчалар махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәмгә юнәлтеләчәк.

Урындагы инициативаларны яклау программасы кысаларында 5 мәдәният учреждениесен яңарту планлаштырыла: Дөмәй, Базытамак, Этәй, Тыпый авыл мәдәният йортларын газлаштыру, шулай ук Ишкар авыл хуҗалыгы комплексы фойесында капиталь ремонт үткәрү каралган.

Барлык мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм — Мәдәният хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, иҗади илһам, яңадан-яңа уңышлар телим. Сезнең хезмәтегез һәрвакыт кешеләргә шатлык өләшсен, районыбызның мәдәни мирасын саклап, аны тагын да баетсын.

Рөстәм ӘХМЩДИЕВ, «Мәдәни - ял үзәге» МБУ начальнигы.

Иҗат, мирас һәм бердәмлек
Иҗат, мирас һәм бердәмлек
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас