Маяк
+7 °С
Дождь
80 лет Победы
Мәдәният
10 Апреля , 07:00

Серле дөнья – театр

Театр һәрвакыт кешеләрнең игътибарын җәлеп итеп, күңелгә ял бирүче, тормыш мәшәкатьләрен беразга булса да оныттыручы сәнгать төре булып тора. Ул тамашачыны елата да, көлдерә дә, меңнәрнең күңелен дәвалый, хыял, матурлык бүләк итә.

Серле дөнья – театрСерле дөнья – театр
Серле дөнья – театр

Район мәдәният сараенда эшләп килгән “Чагыл” халык театры да нәкъ шундый максатлар белән эшли. Бүгенге авыр вакытта кешелекне илсөярлек рухында тәрбияләүгә, мәңгелек кыйммәтләргә багышланган әсәрләр дә куела. Узган ел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап Ибраһим Абдуллинның “ Эх, Уфа кызлары”спектакленең премьерасын тәкъдим итеп, мәртәбәле жюри алдында уңышлы чыгыш ясап имтихан тоттык, “Халык” исемен йөртүебезне тагы да расладык. Жюри рәисе Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәис Исмәгыйлов спектакльнең куелышына, артистларның рольләрне бар тирәнлегендә аңлап башкаруына югары бәя биреп, театрыбызга иҗади уңышлар теләде. Зал тутырып килгән тамашачылар дәррәү, аягүрә басып артистларыбызны алкышларга күмделәр. Бик зур рәхмәт, чөнки безнең өчен иң мөһиме - халык мәхәббәте. Аллага шөкер, театрыбызда бик таләпчән, максатчан, бар яклап та талантлы, гаҗәеп моңлы тавышлы, тамашачы күңелендә учактай балкып янган артистларыбыз бар: Вильнур Хәсәнов, Илсөяр Тәхәвиева, Алмаз Шәрипов, Ирина Хафизова, Динар Шәйморатов, Раил Сәфиуллин, Илдар Гарифуллин, музыкаль яктан бизәүче Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айвар Миңнеголов, рәссам-декоратор Руслан Шәрипов, яктылык белән бизәүче, ут куючы Маргарита Бабаева.

Шулай ук гөрләп “Алтын ачкыч” балалар театры да эшләп килә. Балалар биредә бик теләп шөгыльләнәләр. Чөнки театр балаларны сихри дөньяга алып керә, аларның иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сөйләм телен үстерү, эстетик һәм әхлакый тәрбия бирә. Театрда уйнаганда балаларның хәтере, игътибары, күзаллау сәләте, сөйләм чисталыгы, сүз байлыгы үсә, интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Бу елны кечкенә артистларыбыз белән “Театральное Приволжье” фестиваленең округ этабы кысаларында “Кыңгыраулар чыңы” Республика балалар театрлары фестивальбәйгесенең сайлап алу турында Сәрүәр Сурина әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Алтын балта” музыкаль әкиятен тәкъдим итеп, Республика халык иҗаты үзәгенең театрлар белгече Гөлшат Ибәтовадан әкиятнең куелышына, сәхнә бизәлешенә, балаларның сәхнәдә үзләрен шулкадәр иркен тотып, үз ролльәреннән ләззәт алып уйнауларына югары бәя алдык һәм “Үрнәкле” исемен яклап, финалга уздык. Кечкенә артистларым белән чиксез горурланам, Әфарин! Әлеге вакытта шаулап-гөрләп фестиваль-бәйгенең финалына әзерлек алып барабыз.

Ә инде өлкән тамашачыларыбызга, бу елны Мирхәйдәр Фәйзи әсәре буенча сәхнәләштерелгән җырлы-биюле, кызыклы вакыйгаларга бай булган “Яшьләр алдатмыйлар” спектакленең премьерасын тәкъдим иттек. Бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булган Шакир белән Мәгърүфә үз бәхетләре өчен бергәләп көрәшә. Нәтиҗәдә, мәхәббәт җиңеп чыга. Яшьләр бергә калалар. Әлеге әсәр әлбәттә тирән фәлсәфәгә, катлам-катлам тирәнлеккә ия булган спектакль түгел. Барысы да гади. Финалда мәхәббәт җиңә. Еллар узса да, кешене барыбер шул ук төшенчәләр борчый. Мәхәббәт, ата-ана һәм бала мөнәсәбәте кайгырта. Элек тә, хәзер дә мәхәббәт барлык киртәләрне дә җиңеп чыккан. Әсәр шушы хакта.

Зал тутырып килгән тамашачыларыбыз артистларның ихлас уенын бик җылы кабул итеп, көчле алкышларын, җылы елмаюларын бүләк иттеләр. Спектакльдән соң матур теләкләрен, җылы сүзләрен “Мәдәни ял итү үзәге” МБУ начальнигы Рөстәм Әхмәдиев җиткерде. Бик зур рәхмәт.

Әлеге спектакльне карамый калганнар уфтанырга ашыкмагыз, кабатлап күрсәтәчәкбез. Ә, әлегә безне авылларда да көтәләр. 13 апрель - Үрмәт, 14 апрель - Дөмәй, 15 апрель -Этәй, 16 апрель - Ишкар, 20 апрель – Базытамак авыл мәдәният йортларында күрешкәнгә тиклем.
Киләчәктә дә тамашачыларыбызны өр-яңа спектакльләр белән сөендереп торырбыз, дигән теләктә калабыз.

Эльвира МИҢНЕГОЛОВА, режиссер, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас