

Районыбыз талантларга гаять бай, һәм аның абруен нәкъ менә шушы җирдә туып-үскән, халкыбызның рухи мирасын кадерләп саклаучы һәм үстерүче фидакарь шәхесләр күтәрә. Шигъриятебезне, милли моңнарыбызны, борынгы көй-җырларыбызны саклап, аларны киләчәк буыннарга җиткерүче күренекле иҗат әһелләре мәдәни тормышыбызда аеруча зур урын тота.Татар халкының серле дә, тирән дә, нәфис тә рухы күңел төпкелләреннән саркып чыгып, халык иҗатында — җыр-моңнарда, шигърияттә, сәнгать әсәрләрендә чагылыш таба. Шушы рухи көч белән сугарылган иҗат үрнәкләрен тыңларга, аларның сихри дөньясына якынаерга теләүчеләр балалар иҗат үзәге сәхнәсендә узган “Илеш иле ул - шагыйрьләр иле” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә җыелды. Очрашу Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елына багышланып, Р. Хәйри исемендәге “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашында үтте һәм тамашачылар күңелендә онытылмас тәэсирләр, якты хатирәләр калдырды.
“Балкыш” әдәби берләшмәсе эшчәнлеге районыбызның мәдәни тормышында әһәмиятле урын били. Аның әгъзалары иҗади традицияләрне саклау, яшь буында әдәбиятка мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү, туган телебезнең матурлыгын, көчен һәм нәфислеген күрсәтү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып бара. Әлеге очрашу да рухи мирасны саклау һәм үстерү юлында мөһим адым булып, тамашачылар күңелендә илһам чаткылары кабызды, милли горурлык хисләрен яңартты.
Бүгенге көндә “Балкыш” әдәби-иҗат берләшмәсендә Гөлфинә Сәлимова, Фәнә Минһаҗева, Мөнәвис Низами, Радик Мослыхов, Рәлиф Шәгали, Рита Солтанова, Рәзиф Галиев, Мәрьям Шәмсиева, Альфира Сәетгәрәева, Анфиса Шәемова, Радик Зыязов, Фәрәһия Гыйльмеханова актив иҗат итә. Тамашачылар аларның иҗат җимешләре белән фойеда оештырылган күргәзмәдәге китаплар аша да якыннан таныша алды. Китап битләреннән бөркелеп чыккан җылылык һәм ихласлык һәркемне уйланырга, рухи байлык турында уй йөртергә этәрде.
Берләшмәнең җитәкчесе — Башкортстанның Язучылар, Русия һәм Башкортстан журналистлар берлекләре әгъзасы, Суфиян Поварисов исемендәге премия лауреаты, 2025 елда “Хатын-кыз — милләт анасы” медале иясе, Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында басылган ике китап һәм үзнәшер юлы белән дөнья күргән өч китап авторы, район “Маяк” гәзитенең ветеран-журналисты Гөлфинә Сәлимова. Гөлфинә Мирзаян кызы чыгышында үзенең хезмәт һәм иҗат юлы, “Балкыш” берләшмәсенең барлыкка килү тарихы, бүгенге эшчәнлеге турында ихлас һәм җылы итеп сөйләде. Әйтергә кирәк, берләшмә әгъзалары бүген районда үз урынын ныклы итеп биләгән, актив иҗади тормыш белән яши: төрле конкурсларда, мәдәни чараларда, район мәктәпләрендә, башкалада узган очрашуларда да даими катнашып килә. Соңгы ике елда З.Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында авторлар катнашлыгында биш китап басылып чыгуы үзе үк бу эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күрсәтә.
Очрашу барышында берләшмә әгъзалары үзләренең яңа иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Туган якка, туган телгә, халкыбыз язмышына багышланган шигырьләр яңгырады. Чыгышлар ихласлыгы, фикер тирәнлеге, милли рух белән сугарылуы белән аерылып торды. Тамашачылар һәр әсәрне зур игътибар, җылы алкышлар белән каршы алды. Чара программасы җыр-моң белән үрелеп барды: әдәби композицияләр һәм музыкаль номерлар бер-берсен тулыландырып, кичәгә аерым тантаналы төсмер өстәде. Берләшмә шагыйрьләренең сүзләренә иҗат ителгән җырларның яңгыравы чарага үзенчәлекле ямь бирде.
Башкортстанның халык артисты, профессор, виртуоз баянчы Фирдус Шәрәфуллин, танылган композитор һәм җырчы Флера Шәрипова, М.Хисмәтуллин исемендәге “Башкорт сандугачы” конкурсы лауреаты Илгиз Әхмәтшин, Айнур Исламголов, Базытамак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илмера Ахунова чыгышлары тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде, көчле алкышларга күмелде. “Балкыш” берләшмәсенең иң актив әгъзасы Мөнәвис Низаминың тормыш иптәше Вәзилә Низаметдинованың башкорт биюен башкаруы, Ильмира Сәетованың, Рәлиф Шәгалиевның гармунга кушылып моңлы җырлавы, “Балкыш”лыларның үз гимнын бердәм булып башкаруы кичәгә аеруча күтәренке рух өстәде. Чарада мәктәп укучылары - яшь иҗатчыларның катнашуы да аны тагын да бизәде, буыннар чылбырының өзелмәвен раслады.
Кичәне оста итеп алып баручы Мәрьям Шәмсиева һәр иҗатчыны тамашачыга якыннан таныштырып, һәркайсына сүз бирде. “Балкыш”ның әгъзалары — Рита Солтанова, Мөнәвис Низами, Анфиса Шәемова, Рәзиф Галиев, Мәрьям Шәмсиева, Альфира Сәетгәрәева, Фәрәһия Гыйльмеханова һәм башкаларның чыгышлары күңелләргә үтеп керерлек ихласлыгы белән истәкалды. Аларның сәнгатьле сөйләве туган якка мәхәббәтне, милли кыйммәтләргә хөрмәтне, иҗатка тугрылык хисләрен тагын бер кат раслады.
Әлеге әдәби очрашу татар конгрессы тарафыннан тәкъдим ителеп, чарада республика кунаклары да катнашты: З.Биишева исемендәге “Китап” нәшриятенең татар нәфис әдәбияты бүлеге мөдире Дилбәр Әхтәмова, Конгресс Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова, СССР Журналистлар берлеге, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары хезмәткәре, берничә фильм сценарие авторы, вакытында “Рәйхан” тапшыруы авторы һәм алып баручысы Халисә Мөхәммәдиева, шагыйрә, композитор, җырчы һәм художник Флера Шәрипова, Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов, БРның атказанган укытучысы Айгөл Ахунова.
Чара барышында “Балкыш” берләшмәсе, район татар конгрессы әгъзаларына, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда башкарган зур эшләре өчен “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Башкортстан Республикасы татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова исә илешлеләрнең эшсөяр, тырыш, талантлы һәм кабатланмас булуларын ассызыклап, гасырлар буе сакланып килгән телебезне, рухи хәзинәбезне кадерләп саклаганнары, иҗатны халыкка җиткергәннәре өчен ихлас рәхмәтен җиткерде, алдагы елларда да әлеге изге хезмәтнең дәвам итүенә ышаныч белдерде.
Бу кичә, чын мәгънәсендә, рухи байлыгыбызны барлау, иҗатка һәм милли мирасыбызга хөрмәт белдерү бәйрәме булды. Ул күңелләрдә якты эз калдырды, яңадан-яңа иҗат үрләренә илһам өстәде.
Лилия ЙОСЫПОВА.
"Маяк Илеш" гәзитенең рәсми каналы – МАХ мессенджерына кушылыгыз: https://max.ru/ilishmayak һәм актуаль яңалыклардан хәбәрдар булыгыз!