Күк җиләк (голубика) җимешләре
Ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, кан әйләнешен көйли, кан тамыры-йөрәк авыруларын кисәтә, эчәкләрне чистарта, ашказаны асты бизенә зур ярдәм итә.
Антисептик, антибактериаль үзлеккә ия. Авыз куышлыгы, тән тиресе бозылганда, бетчәләргә каршы кулланыла. Сулыш юлларына да файдасы зур. Авыртуны баса. Яраларны төзәтә. Йөткерү, бронхит, салкын тию, грипп вакытында кулланалар.
Меңьяфрак (Тысячелистник)
Бөрештерүче, бәвел һәм тир кудыру үзлегенә ия. Матдәләр алмашын көйли. Кан йөрешен яхшырта, канны чистарта.
Күз күремен яхшырта, ирекле радикаллар йөрешен көйли, микробларга каршы көрәшә, салкын тигәндә файдалы.
Матдәләр алмашын көйли, эч кибүне булдырмый, гастрит, язва, гипертония, атеросклероз авырулары вакытында файдалы.
Алтынбаш (Золототысячник)
Ялкынсынуларга каршы көрәшә, организмнан үт кудыра, авыртуларны баса, кан китүне туктата. Ашкайнату системасын көйли, эч кибүдән коткара.
Спазмнарны булдырмый, тынычландыра, авыртуны баса, тир кудыра, ялкынсынуларга каршы тора, дезинфекцияли.
Тырнак гөл (календула) чәчәкләре
Стоматит, гепатит, ангина, пародонтоз, холицистит, невроздан булыша.
Кырлыган (кипрей узколистный) үләне
Йокысызлык, баш авыртуы һәм хатын-кыз авырулары вакытында кулланыла.
Авыз эче ялкынсынганда, баш авыртуы һәм бизгәк вакытында кулланалар.
Кычыткан (Крапива двудомная)
Кычытканның яфраклары витаминнарга бай. Шулай ук органик кислоталар, крахмал, шикәр, хлорофилл, тозлар бар. К витамины һәм дуплау матдәләре кан китүне тукта. Кычытканны гипо- һәм авитаминозларны, атеросклерозны дәвалау һәм профилактика чарасы буларак файдаланалар,азканлылыкны дәвалыйлар, ул гемоглобинны күтәрә һәм эритроцитларны арттыра. Яфракларының кайнатмасы кандагы шикәрне киметә. Үлекләүгә каршы һәм яраларны төзәтү өчен кулланыла.
Иммунитетны ныгыта, салкын тигәндә файдалы. Температураны төшерә, бөер авыруларын дәвалый, кандагы шикәрне төшерә, токсиннарны чыгара, күрем циклын көйли, ашкайнату системасы эшчәнлеген яхшырта, баш авыртуын баса, геморройны көйли, буыннардагы авыртуны киметә, авыз эчен төзәтә, чәчләрне ныгыта.
Тире, ашказаны, эчәклек, буын авыруларына файдалы. Әрекмән тамыры белән чайкасагыз, кавыкның һәм чәч коелуның ни икәнен белмәссез.
Азканлылыктан коткара, тән температурасын төшерә, тир бүлеп чыгара, депрессия, невроз, йокысызлыктан файдалы. Токсикоздан коткара. Кан тамырларын ныгыта, ашкайнатуны яхшырта, барлык органнарны көйли. Аппетитны ача. Кан басымын көйли. Махмырдан файдалы. Эчәкләрне чистарта.
Какырыкны чыгара, йөткертә, матдәләр алмашын көйли, майларны яндыра, ябыгырга булыша.
Кан басымын төшерә, гипертониядән файдалы. Авыртуны баса, тынычландыра , кан тамыры-йөрәк авыруларыннан файдалы. Нерв системасын ныгыта. Эшчәнлекне арттыра. Ашказаны өчен файдалы.
Инфаркт яки инсульт кичергәннән соң файдасы зур. Йөрәк-кан тамырлары чирләренә, яман шешкә, Альцгеймер авыруына каршы профилактика чарасын үти.
Турак уты (толокнянка обыкновенная)
Бөрештерүче үзлеккә ия. Сөтле төнәтмәсе гастрит, эч китү, холецистит авыруыннан файдалы. Ашкайнату системасын яхшырта, шлакларны чыгара, бавыр эшчәнлеген көйли, күз күремен яхшырта, кан туктату үзлгенә ия.
Шешенүләрне бетерә, бронхларны чистарта, ашказаны-эчәк тракты авыруларын көйли
Ашкайнату системасына уңай йогынты ясый. Аппетитны уята, эч кибүне булдырмый. Артык авырлыктан коткара. Бәвел кудыра. Ирлек көчен арттыра.
чыганак