Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
28 июнь 2019, 11:08

Йокыдан ничек уянырга

Йокыдан ничек уянырга

Йокыдан уянуга сикереп торып, хуҗалык эшләренә кереп чуммаска, күзләрең ачылмас борын, эшкә йөгермәскә тырыш. Түбәндәге гап-гади киңәшләрне истә тотканда, йокыдан да тиз айныйсың һәм кәефең дә күтәренке булыр. 1. Уянуга, урында яткан килеш бит, колак һәм кул чукларындагы акупунктур нокталарга массаж яса. 2. Урында яткан килеш гәүдәңнең өске өлешен уңга...

Йокыдан уянуга сикереп торып, хуҗалык эшләренә кереп чуммаска, күзләрең ачылмас борын, эшкә йөгермәскә тырыш. Түбәндәге гап-гади киңәшләрне истә тотканда, йокыдан да тиз айныйсың һәм кәефең дә күтәренке булыр.

1. Уянуга, урында яткан килеш бит, колак һәм кул чукларындагы акупунктур нокталарга массаж яса.


2. Урында яткан килеш гәүдәңнең өске өлешен уңга борганда, аскы өлешен сулга борып, берничә минут күнегү яса.


3. Бер аягыңның үкчәсе белән икенче аягыңның алгы өлешендәге биологик актив нокталар урнашкан тезгә кадәрге каты урынны уып ал.чыганак
Читайте нас: